Luqman

بسم الله الرحمن الرحيم

Әлиф лам мим. (1) Ошбу аятьләр хикмәт иясе булган Коръән аятьләредер. (2) Ул Коръән аның белән гамәл кылучыларга туры юлдыр вә яхшы ният белән гамәлләрен күркәм кылучыларга рәхмәттер. (3) Алар намазларын вакытында укырлар, вә зәкятләрен бирерләр һәм ахирәткә ышанып, аның өчен хәзерләнерләр. (4) Ул мөэминнәр Раббылары тарафыннан туры юлга күндерелмешләр, һәм ґәзабтан котылып изге теләкләренә ирешерләр. (5) Кешеләрнең бәгъзеләре Коръән сүзләрен ялган, файдасыз сүзләргә алмаштырыр, дәлилсез, белемсез сүз сөйләп кешеләрне Аллаһ юлыннан адаштырыр өчен, вә һәм Аллаһ аятьләрен кимсетмәк өчен, аларның үзләренә дә хур итүче каты ґәзаб булачак. (6) Әнә шундый кешеләргә безнең аятьләребез укылса, гүя ишетмәгәндәй булып тәкәбберләнеп аннан баш тартыр, гүя аның колагында саңгыраулык пәрдәсе бардыр, аңа рәнҗеткүче ґәзаб булачагы белән хәбәр бир. (7) Иман китереп Коръән юлы белән изге гамәлләр кылучы хак мөэминнәргә нәгыйм җәннәтләре булачактыр. (8) Алар анда мәңге калырлар, ошбу вәгъдә Аллаһуның хак вәгъдәседер, вә Ул көчле хөкемчедер. (9) Аллаһ күкләрне күргәнегезчә терәүсез халык кылды, вә җир өстенә бөек таулар куйды, ул җир сезне селкетмәсен өчен, вә җир өстенә төрле хайваннарны таратты, вә күктән яңгыр иңдереп җир өстендә ирле-хатынлы файдалы күп үсемлекләрне үстердек. (10) Ошбу нәрсәләр Аллаһуның бар иткән нәрсәләредер, инде мина күрсәтегез Аллаһудан башка Илаһә дигән нәрсәләрегез нәрсәне халык кылдылар? Бәлки Коръән белән гамәл итмәүчеләр залимнәрдер, алар ачык адашмакталар. (11)