Әгәр зарарлы җил җибәрсәк, игеннәрне вә үләннәрне саргаймыш күрсәләр, әлбәттә, игеннәре саргаймыш соңында кешеләр Аллаһуга ышануны вә нигъмәтләренә шөкер итүне инкяр итәр иделәр. (51) Син, әлбәттә, мәет кеби күңеле үлгән кешеләргә иманга, исламга чакыруыңны ишеттерә алмассың, вә сине ялганга тотып хактан баш тарткан саңгырауларга да ишеттерә алмассың. (52) Дәхи сукырларны адашуларыннан туры юлга күндерәчәк түгелсең, син ишеттерә алмассың, мәгәр аятьләребезгә иман китергән инсафлы кешеләргә ишеттерә алырсың, алар ислам динен дөресләп тотучы мөселманнардыр. (53) Аллаһ сезне халык кылды вә зәгыйфь итеп дөньяга китерде, соңра зәгыйфьлегегездән соң куәтле итте, соңра куәт соңында картлык вә зәгыйфьлекне бирде, Аллаһ үзе теләгәнчә халык кылыр, Ул белүче вә кадирдер. (54) Кыямәт торгызылган көндә имансызлар кабердә бер сәгатьтән артык тормадык, дип ант итәрләр, алар кабердә күпме торулары хакында ялган сөйләгәннәре кебек, дөньяда вакытларында, терелү юк, дип ялганлыйлар иде. (55) Белем вә иман бирелгән фәрештәләр вә адәмнәр аларны ялганчы кылып әйтерләр: "Аллаһ китабы Коръәндә әйтелгәнчә, кубарылмас көненә чаклы кабердә яттыгыз, менә бүген каберләрдән кубарылу Көнедер, ләкин сез аның булачагын белмәдегез." (56) Ул көндә залимнәргә гозер күрсәтүләре файда бирмәс, вә ул көндә гыйбадәт белән Аллаһуны риза кылу алардан соралмас. (57) Тәхкыйк ошбу Коръәндә кешеләргә хөкемнәрне, төрле мисалларны вә ґәҗәеб хәлләрне бәян иттек, әгәр син төрле могҗизалар белән килгән булсаң, әлбәттә, имансыз кешеләр әйтерләр иде: сез фәкать ялганчыларсыз, дип. (58) Әнә шуның кеби хакның хаклыгын белмәгән җаһил булмаган кешеләрнең күңелләренә мөһер басар. (59) Ий Мухәммәд г-м, аларның әйткән ялган сүзләренә сабыр ит, чыда, кубарылуга ышанмаган кешеләр, сабырсызлыгың сәбәпле, сине гакылсыз итмәсеннәр. Сабыр итсәң Аллаһ ташламас, эшең уңышлы булыр. (60)