Талут ґәскәр белән шәһәрдән чыгып сәфәргә киткәндә гаскәргә әйтте: "Аллаһ сезне бер елга белән сыный, мин әйткәнчә эш кылыгыз, шул елгадан су эчкән кеше миннән түгел, миннән аерылып калыр, фәкать су эчмәгән кеше генә минем белән сугышка барыр, яки учы белән алып бер мәртәбә генә эчкән кеше миңа юлдаш булыр". Әммә күбесе елгадан туйганчы эчтеләр, мәгәр бик азлары гына эчмәде. (Су эчкән кешеләрнең иреннәренә Аллаһ бер галәмәт чыгарды, шуның белән алар эчмәгән кешеләрдән аерылдылар.) Талут һәм аның белән бергә су эчмичә калган мөэминнәр шул елганы үтеп киткәч, мөэминнәр арасыннан кайберләре әйтте: "Кәфер гаскәренә безнең көчебез җитмәс, Җалутка һәм аның гаскәренә каршы тора алмабыз, чөнки аларның саны бик күп, әмма безнең саныбыз бик аз". Ахирәттә Аллаһуга юлыгачакларын белгән галим мөэминнәр әйттеләр: "Күп вакытта аз санда булган мөэминнәр Аллаһ ярдәме белән күп санда булган көферләрне җиңделәр түгелме? Шулай булгач, без дә күп санда булган көферләрдән курыкмыйча, Аллаһ ярдәменә таянып сугышыйк". Аллаһу тәгалә сугышларда батырлык күрсәткән чыдамлы мөэминнәр белән бергә. (249) Мөэминнәр Җалутка һәм аның гаскәренә якын килгәч әйттеләр: "Ий Раббыбыз, безгә сабырлык, батырлык бир һәм аякларыбызны нык беркет һәм кәфер кавемен җиңәргә ярдәм бир". (250) Аллаһ ярдәме белән аз санда булган мөэминнәр гаскәре, күп санда булган кәфер гаскәрен җиңделәр һәм Даут, көферләрнең башлыгы – Җалутны үтерде. Аллаһ Даутка байлык һәм пәйгамбәрлек бирде һәм аңа үзе теләгән нәрсәләрне өйрәтте. Әгәр Аллаһ кешеләрне якламаса иде, әлбәттә, җирдәге кешеләр һәммәсе һәлак булыр иделәр. Ләкин Аллаһ барча галәмнәр мәхлугына рәхмәт иясе. (251) Бу сөйләнгән кыйссалар Аллаһуның аятьләре, ий Мухәммәд г-м, аны сиңа хаклык белән укыйбыз, әлбәттә, син рәсүлләрдән. (252)