Әйт: "Җир өстендә йөрегез, сездән элек яшәгән кәферләрнең хәлен, ничек һәлак булуларын карагыз, аларның күбрәге мөшрик иделәр. (42) Инде батылдан вә нәҗестән пакь һәм туры булган хак дин исламга йөзеңне юнәлдер, Аллаһудан дөньяга кире кайтарылу булмый торган көн килмәс борын, ул көндә кешеләр төрле дәрәҗәләргә бүленерләр. (43) Берәү Аллаһуга карышып кәфер булса, кәферлеге үзенәдер, вә берәү Аллаһуга итагать итеп изге гамәлләр кылса, андый мөэминнәр җәннәттә үзләренә урын хәзерләрләр. (44) Алар иман китереп изге гамәлләр кылганнары өчен тиешле сәвабны биргәннән соң дәхи фазълыннан артык савап бирсен өчен, тәхкыйк Аллаһ имансызларны сөймидер. (45) Дәхи Аллаһуның могҗизасыннандыр яңгыр белән шатландыручы җилне җибәрүе, вә рәхмәте белән яңгырдан үстергән ризыкларны таратуы, вә Аның әмере илә диңгезләрдә көймәләрнең йөрүе, вә төрле эшләр, сәүдәләр белән Аллаһуның фазълыннан ризык кәсеп итүегез, шаять болар өчен шөкер итәрсез. (46) Тәхкыйк Без синнән элек пәйгамбәрләрне үзләренең кавемнәренә җибәрдек, алар ачык аңлатмалар белән килделәр, ләкин – кавемнәре ышанмады, Без аларны һәлак иттек, ґәһедебездә мөэминнәргә ярдәм итмәк Безгә лязем булды. (47) Аллаһ җилләрне җибәрер вә алар белән болытларны күтәрер, вә ул болытларны үзе теләгәнчә бер-берсенә кушып туплар, вә кисәкләргә бүләр, күрерсең яңгырны болытлар арасыннан чыгар, әгәр ул болытларны үзе теләгән бәндәләренә ирештереп яңгыр яудырса, шулвакытта алар шатланырлар. (48) Гәрчә яңгырдан элек яңгыр яудан өметсез булсалар да. (49) Карагыл Аллаһуның рәхмәте белән иңгән яңгырга, корылыктан үлгән җирне яңгыр белән ничек тергезә, ошбу нәрсәләргә көче җиткән Аллаһуның үлгән кешеләрне тергезергә, әлбәттә, көче җитәр, Ул – Аллаһ һәр нәрсәгә кадирдер. (50)