Дәхи Аллаһуның могҗизасыннандыр җир вә күкнең терәүсез Аллаһуның кодрәте белән торулары, соңра, Исрафил фәрештә каберләрегездән чыгыгыз, дип бер мәртәбә әйтсә, шулвакыт һич кичекмичә чыгарсыз. (25) Җир вә күкләрдә булган мәхлукълар барчасы Аллаһу тәгаләнекедер, һәрберсе Аллаһуга итагать итәрләр. (26) Аллаһ башлап кешеләрне юктан бар итәр, соңра үлгәннән соң тергезеп әүвәлге хәлләренә кайтарыр, бу эш Аңа бик ансаттыр, җирдә вә күкләрдә Аллаһу тәгаләнең бөеклегенә мисаллар бардыр, Ул һәр эштә җиңүче вә хикмәт илә эш кылучылардыр. (27) Ий мөшрикләр, Аллаһ сезгә үзегездән бер мисал китерер, үзегезнең сатып алган колларыгыз. Без сезгә биргән байлыкта сезнең белән бертигез була алалармы, ул колларыгыз малларыгызга хуҗа булып, сезнең белән бертигез файдалана алалармы, һәм кол булмаган кешеләрнең малларыгызга хыянәт итүләреннән курыккан кеби, колларыгызның малларыгызга хыянәт итүләреннән куркасызмы? Әлбәттә, һичкайчан колларыгызны малыгызга хуҗа итәчәгегез юк. Шулай булгач, диндә бер мәхлукъны яки бер кешене ничек Аллаһуга шәрик итәсез? Без әнә шулай аятьләребезне ачык аңлатабыз, аңлый белгән кешеләр өчен. (28) Коръән белән гамәл кылмыйча үзләренә золым иткән кешеләр дәлилсез нәфес һаваларына иярделәр, шундый кешеләрне Аллаһ адаштырганнан соң аларны кем туры юлга күндерә алыр? Аларга ахирәттә ярдәмчеләр булмас. (29) Ий Мухәммәд г-м, динеңне халис Аллаһ өчен генә кыйл, ягъни ихласлы булганың хәлдә дингә юнәлеп сәваблы эшләргә өндәүдә, вә гөнаһлы эшләрдән тыюда истикамәтле бул, ул ислам дине Аллаһуның мәхкәм туры динедер, кешеләрне шул ислам диненә яраклы итеп төзеде, ягъни кешеләрне Аллаһ ислам дине өчен генә халык кылды, димәк кешенең чын кеше булуы ислам дине беләндер, югалган кешелекне исламнан табып алыгыз! Аллаһуның диненә үзгәрмәк юктыр, бу ислам дине гаять туры, гаять көчле, кыямәткә чаклы каим диндер, ләкин күбрәк кешеләр исламның хаклыгын белмиләр. "Ий кешеләр! Исламнан сукыр булып кешесезлек белән тәрбияләнмәгез! (30) Аллаһуга мөрәҗәгать итеп һәрвакыт Аңа итагатьтә булыгыз, вә Аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз, дәхи намазларыгызны вакытында укыгыз, һәм һичнәрсәне Аллаһуга тиң кылмагыз, мөшрикләрдән булмагыз! (31) Шул кавемнәрдән булмагыз, алар диннәрен төрле кисәкләргә бүлделәр, вә алар төрле-төрле мәзһәб ияләре булдылар, вә ул төрле мәзһәб ияләре һәрбере үзенең батыл динен хак дип белеп шатланыр. Ләкин Ислам динендә мәзһәбләргә бүленү хәрамдыр. (32)