Аллаһ Румнарның җиңүен вәгъдә итте, Аллаһ вәгъдәсенә хыйлафлык кылмас, ләкин күбрәк кешеләр Аның вәгъдәсен – белмәсләр. (6) Алар дөнья тереклеге өчен нәрсә кирәк, шуны белерләр, ләкин алар ахирәттән гафилләр, анда нәрсә кирәк булачагын белмиләр. (7) Әйә алар үз хәлләрен уйлап карамыйлармы, бәлки гафләттән уяныр иделәр, дәхи алар фикерләп карамыйлармы Аллаһуның җир вә күкләрне һәм җир күкләр арасында булган нәрсәләрне хаклык белән халык кылганын һәм үзләренә Аллаһудан әҗәл билгеләнүне. Тәхкыйк кешеләрнең күбрәге терелеп Аллаһу хозурына баруга ышанмыйлар. (8) Әйә алар җир өстендә йөрмиләрме, вә үзләреннән элек һәлак булган кәферләрнең хәленә карамыйлармы, алар куәттә болардан артык иделәр, җирне сөрделәр вә биналарны мәхкәм итеп күп төзеделәр боларныкыннан артык итеп, вә аларга пәйгамбәрләре могҗизалар вә ачык аңлатмалар белән килделәр, Аллаһ аларны золым итмәде, ләкин алар Аллаһуга каршы барып үзләренә золым иттеләр. (9) Соңра явызларның ахыр хәле барачак җире бик явыз җәһәннәм булды, алар Аллаһуның аятьләрен ялганга тоттылар һәм аятьләрдән көләр булдылар. (10) Аллаһ башлап кешеләрне юктан бар итәр, соңра үлгәч, тергезеп әүвәлге хәлләренә кайтарыр, соңра хөкем ителер өчен Аллаһуга кайтарылырсыз. (11) Кыямәт көне булгач, кәферләр Аллаһуның рәхмәтеннән өмет, өзеп сөйләшмичә тик торырлар. (12) Аллаһудан башканы Илаһә тоткан нәрсәләре ул көндә аларны ґәзабтан коткарырга шәфәгатьче булмаслар, вә ул мөшрикләр Аллаһуга шәрик иткән нәрсәләрен инкяр итәрләр. (13) Кыямәт көнне җәннәткә керәсе мөэминнәр, җәһәннәмгә керәсе кешеләрдән аерылырлар. (14) Әмма иман китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәр, җәннәт бакчаларында нигъмәтләр эчендә шатланып йөрерләр. (15)