Мөшрикләр синнән ґәзабны ашыктырып сорарлар, әгәр ґәзаб өчен билгеләнгән вакыт булмаса иде, әлбәттә, аларга ґәзаб килер иде, әлбәттә аларга ґәзаб искәрмәстән килер, хәлбуки алар ґәзабның килгәнен сизмәсләр. (53) Алар Аллаһ ґәзабының дөньяда килүен ашыктырдылар. Бит аларны җәһәннәм чолгап алган үлү белән анда керерләр. (54) Ул көндә аларны ут ґәзабы өсләреннән вә аяк асларыннан чолгар, Аллаһ аларга кылган кабахәт эшләрегезнең ґәзабын татыгыз, дияр. (55) Ий мөэмин бәндәләрем, тәхкыйк Минем җирем киңдер, кайда гына булсагыз да Миңа гыйбадәт кылыгыз. (56) Әлбәттә, үлем ачысын һәркем татыячактыр, соңра кубарылып Миңа кайтырсыз. (57) Иман китереп Коръән юлы белән изге гамәлләр кылган мөэминнәрне, җәннәт чардакларына иңдерәчәкбез, ул җәннәтнең астыннан елгалар агадыр анда мәңге калырлар, хак мөэминнәрнең урыны һәм нигъмәтләре ни хуш яхшыдыр. (58) Шул җәннәткә керәсе мөэминнәр Аллаһ юлында төрле авырлыкларны күтәрделәр, ислам файдасына чыдадылар, вә алар Аллаһуга тәвәккәл итеп һәрвакыт Аллаһ юлында хәрәкәттә булырлар. (59) Күпме хайваннар, кошлар үзләренә ризык хәзерләп куя алмыйлар, Аллаһ аларны да, сезне дә ризыкландырадыр, Ул – Аллаһ сүзләрегезне ишетүче, күңелләрегезне белүчедер. (60) Әгәр мөшрикләрдән җирне вә күкләрне кем халык кылды, дип, сорасаң, дәхи айны вә кояшны кем йөретә дип сорасаң, әлбәттә, Аллаһ дип җаваб бирерләр, шулай җавап биргәннәреннән соң ни өчен иман китерүдән баш тарталар? (61) Аллаһ теләгән бәндәсенә киң ризык бирер, теләсә шул ук кешегә ризыкны тар кылыр, Аллаһ, әлбәттә, һәр нәрсәне белүчедер. (62) Әгәр син күктән су иңдереп үлгән җирне кем тергезә дип мөшрикләрдән сорасаң, әлбәттә, Аллаһ дип җавап бирерләр. Мактау һәр эштә Аллаһугадыр диген! Бәлки аларның күбрәкләре хак сүзне аңламыйлар. (63)