Китап әһелләре белән низагълашмагыз, мәгәр күркәм юл белән сөйләшегез, әгәр алар нинди юл белән булса да золым итсәләр, ул вакытта аларга катылык кылыгыз, әгәр алар сезнең белән әрепләшсәләр әйтегез: "Аллаһудан сезгә һәм безгә иңгән китапларның һәммәсенә иман китерегез, сезнең вә безнең Илаһәбез бер генә Аллаһдыр, без Ул – Аллаһуга итагать итәбез". (46) Аларга китап иңдергәнебез кеби сиңа Коръән иңдердек. Без китап биргән кешеләрдән Коръәнгә иман китерүчеләре бар, Безнең аятьләребезгә каршы сөйләмәс вә инкяр итмәс, мәгәр имансыз кешеләр инкяр итәрләр. (47) Ий Мухәммәд г-м, Коръән иңүдән элек син китап укымыйдыр идең һәм кулың илә китап та язмый идең, әгәр укыган һәм язган булсаң, мөшрикләргә синнән шикләнергә урын булыр иде, ул китаплардан өйрәнеп үзенә дин ясады дияр иделәр. (48) Бәлки ул Коръән ачык бәян ителгән аятьләр булып галимнәр күңелендә сакланадыр, ягъни Коръән хафизълар күңелендә. Безнең аятьләребезгә залимнәр генә каршы сөйләр һәм инкяр итәр. (49) Мөшрикләр әйттеләр: "Ни булыр иде, әгәр Мухәммәдкә Раббысыннан аның пәйгамбәрлегенә могъҗизалар иңдерелгән булса". Син аларга әйт: "Могҗизалар Аллаһ хозурындадыр мин фәкать ышанмаган вә итагать итмәгән кешеләрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытучымын. (50) Без сиңа иңдергән Коръән аларга могъҗиза булырга җитмиме, ул Коръән аларга даим укыладыр, вә ул Коръәндә мөэминнәр өчен рәхмәт һәм вәгазьләр бар. (51) Минем белән сезнең арада шаһид булырга Аллаһ үзе җитәдер диген, Ул җирдә һәм күкләрдә булган нәрсәләрне беләдер. Аллаһуга вә Аның аятьләренә ышануны инкяр итеп ялганга ышанучылар, алар хәсрәтләнүче вә һәлак булучылардыр. (52)