Җибәрелгән фәрештәләр Ибраһимгә шатлык хәбәре илә килгәч, ул фәрештәләр әйттеләр: "Без бу Лут шәһәренең халкын һәлак итүчебез, тәхкыйк ул шәһәрнең халкы имансыз залим булдылар", – дип. (31) Ибраһим әйтте: "Бит ул шәһәрдә Лут пәйгамбәр бар". Фәрештәләр әйттеләр: "Без ул шәһәрдә кемнәр барлыгын яхшы беләбез, әлбәттә, без Лутны вә аңа ияргән мөэминнәрне коткарачакбыз, мәгәр хатынын коткармабыз, чөнки ул ґәзабта калучылар җөмләсеннән булды. (32) Безнең җибәргән фәрештәләребез егетләр кыяфәтендә килгәч, Лут бик каты кайгырды хәтта күкрәге кысылды, чөнки аларның фәрештә икәннәрен белмәде, шул сәбәпле залим кавемем боларга да бозык эш кылырлар, дип бик борчылды. Фәрештәләр әйттеләр: "Курыкма һәм кайгырма, без сине вә өй җәмәгатеңне коткарачакбыз, мәгәр хатыныңны коткармыйбыз, ул ґәзабта калучылардан булды. (33) Без ул шәһәр өстенә күктән таш яудырачакбыз, халкы фәхеш эш кылганнары өчен". (34) Тәхкыйк гакыллары илә уйлап караучыларга ул шәһәрдә ачык галәмәтләр калдырдык. (35) Мәдйән халкына кардәшләре Шөґәебне пәйгамбәр итеп җибәрдек, әйтте: "Ий кавемем Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз, вә ахирәт өчен файдалы эшләрне эшләп савабын өмет итегез, вә җир өстеңдә төрле хыянәтләр, бозыклыклар эшләп йөрмәгез. (36) Кавеме аны ялганга тотты, шуның өчен аларны каты ґәзаб белән тоттык, алар йортларында тезләнеп үлек булдылар. (37) Дәхи Гад, Сәмуд кавемнәрен дә һәлак иттек, ий мөшрикләр, аларның һәлак булган урыннары сезгә белдерелде, шайтан аларга батыл эшләрен зиннәтле итеп күрсәтте, вә аларны пәйгамбәрләре күрсәткән хак юлдан чыгарып адашу юлына кертте, бит алар гакыл вә басыйрәт ияләре иделәр, Аллаһ биргән белемне хак юлга кулланмыйча, һәлак булдылар. (38)