Муса пәйгамбәрдән соң Ягъкуб балаларыннан бер җәмәгатьнең хәлен белдеңме? Алар үзләренең пәйгамбәре Юшагъ г-мгә әйттеләр: "Безгә патша билгелә, без аңа буйсынып Аллаһ юлында кәферләр белән сугышыр идек", – дип. Юшагъ әйтте: "Әгәр сезгә сугыш фарыз ителсә, ихтимал сугышмассыз, карышырсыз", – дип. Алар әйттеләр: "Безгә ни булган Аллаһ юлында сугышмаска? Чөнки без шул кәферләр тарафыннан йортларыбыздан чыгарылдык һәм балаларыбыздан аерылдык, әлбәттә, алар белән сугышабыз". Кайчан аларга кәферләр белән сугышу фарыз ителде, алар сугыштан баш тарттылар, мәгәр бик азлары баш тартмады, гайрәт белән сугыштылар. Аллаһ сугыштан баш тарткан залимнәрне белә. (246) Пәйгамбәрләре әйтте: "Аллаһ сезгә Талутны патша кылды". Алар пәйгамбәргә әйттеләр: "Кайда инде ул Талутка безнең өстән патша булу, патша булу өчен без хаклырак, чөнки Талутка малдан байлык бирелмәгән". (Ләкин Талут ярлы булса да гакыллы, галим һәм көчле иде). Пәйгамбәрләре әйтте: "Аллаһ сезгә Талутны патшалыкка ихтыяр кылды, дәхи аны белемдә һәм көчтә сездән артык кылды. Патша булу өчен бай булу шарт түгел, бәлки гакыллы, галим булу шарт". Аллаһ үзенең байлыгын теләгән бәндәсенә бирер, Аллаһ киңлек һәм белем иясе. (247) Пәйгамбәрләре әйтте Талутның Аллаһудан билгеләнгән патша икәнлеген: "Аллаһудан бер сандык килер, аның эчендә күңелләрегез карар – табардай нәрсәләр булыр – Муса илә Һарунның гаиләләре калдырган Муса г-мнең таягы, чалмасы, чапаны һәм башка нәрсәләр булыр, ул сандыкны фәрештә алып килер". Аллаһудан сезгә бу сандыкның килүендә шиксез Талутның патша икәнлегенә галәмәт бар, әгәр бу галәмәтнең Аллаһудан булуына ышансагыз. Моннан соң алар Талутның патша икәнлегенә ышандылар. Талут 70 мең мөселман гаскәрен хәзерләп, кәферләр белән сугышырга юлга чыкты. Көн бик эссе иде, шул сәбәпле гаскәр Талуттан әчергә су сорады. (248)