Ибраһимның ислам диненә өндәвенә каршы кавемнең җавабы башкача булмады мәгәр аны үтерегез яки яндырыгыз дигән сүзләре булды. Ягъни Ибраһим аларны җәһәннәм ґәзабыннан коткарып җәннәтле итәргә тырышты. Шуның өчен алар аны яндырырга карар чыгардылар. Аллаһ үзенең дусты Ибраһимны кәферләрнең утыннан сәламәт чыгарды, Ибраһимның өнә шулай Аллаһ рәхмәте белән уттан сәламәт чыгуында, әлбәттә, иман китергән кавем өчен гыйбрәт бардыр. (24) Сез Аллаһудан башка сынымнарны Илаһә тоттыгыз, дөнья тереклегендә бер-берегез белән сынымнарыгыз исеме белән сөйләштегез, соңра кыямәт көнендә бер-берегезгә ләгънәт әйтерсез, вә ул көндә бер-берегезне инкяр итәрсез, сезнең барачак җирегез утдыр, сезгә анда ярдәмче булмас. (25) Лут Ибраһимга иман китерде, Ибраһим әйтте: "Мин бу мөшрикләрне ташлап Аллаһ күрсәткән урынга күчәмен, тәхкыйк Аллаһ көчледер дошманнардан мине саклар, вә Ул хикмәт ияседер, миңа файдалы эш илә әмер итәр. (26) Ибраһимгә Исхак илә Ягъкубны бирдек, вә аның балаларыннан пәйгамбәрлек кылдык, вә китапларны да аның балаларына иңдердек, Ибраһимнән соң килгән пәйгамбәрләр һәммәсе аның нәселеннәндер, вә Безнең ризалыгыбыз өчен һиҗерәт итүенең әҗерен дөньяда ук алды аны һәр дин әһеле мактый, вә ул ахирәттә олугъ дәрәҗәле изге затлардан булачак. (27) Вә Лутның кавеменә әйткән сүзләрен укыгыз: "Тәхкыйк сез бик кабахәт эш кыласыз, ягъни ирләрнең артына барасыз, ул фәхеш эшне сездән алда дөньяда һичбер зат кылмады. (28) Әйә сез ирләргә якынлык кыйласызмы, дәхи юлчыларны басып талыйсызмы, вә җыелган җәмәгать эчендә фәхешлек кыйласызмы, янә юлдан үтүчеләргә таш аталар иде. Лутның нәсыйхәтләренә каршы җаваплары башкача булмады, мәгәр дөрес сөйли торган булсаң, бу эшләребез өчен безгә Аллаһуның ґәзабын китер, диделәр. (29) Лут әйтте: "Ий Раббым миңа ярдәм бир фәхеш эшне эшләүче кавем өстенә". (30)