Әмма Нухны вә аның белән бергә көймәдә булган мөэминнәрне Туфан суыннан коткардык, вә Без бу эшне бөтен галәмгә зур гыйбрәт кылдык. (15) Вә Ибраһим г-м кавеменә: "Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз, вә Аллаһудан куркыгыз, бу әйткәннәрне кылсагыз үзегез өчен хәерледер әгәр белсәгез", – диде. (16) "Аллаһудан башка сынымнарга гыйбадәт кыласыз, вә сынымнарыгызны Аллаһ дип ялган сөйлисез, бит Аллаһудан башка гыйбадәт кыла торган сынымнарыгыз сезгә ризык бирергә кадир түгелләр, һәм ризыкны Аллаһудан сорагыз вә Аңа гына гыйбадәт кылыгыз һәм Аңа шөкер итегез, чөнки хөкем ителергә Аллаһуга кайтасыз", – диде. (17) Әгәр сине ялганга тотсалар, сездән элек булган кавемнәр дә пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар. Пәйгамбәрнең бурычы дингә көчләү түгел, фәкать Аллаһ хөкемнәрен кешеләргә ирештерү генәдер. (18) Әйә алар күрмиләрме Аллаһуның башлап ничек халык кылганын, соңра кыямәт көнне үлекләрне тергезеп әүвәлге хәлләрен» кайтарыр, бу эш Аллаһуга, әлбәттә, бик җиңел. (19) Әйт: "Җир өстендә йөрегез һәм гыйбрәт илә карагыз – Аллаһ кешеләрне ничек төрле итеп халык кылган, соңра хөкем итәр өчен үлгән кешеләрне барын да тергезер, Аллаһуның һәр нәрсәгә көче җитәдер. (20) Теләгән бәндәсен ґәзаб кылыр вә теләгән бәндәсенә рәхмәт итәр, ахырда аңа кайтырсыз. (21) Җирдә, дә күктә дә Аллаһ сезне ґәзаб белән тотуыннан сез Аны гаҗиз итә алмассыз, бит сезгә Аллаһудан башка ґәзабтан коткаручы дус һәм ярдәмче юк. (22) Аллаһуның аятьләренә һәм ахирәттә Аллаһуга юлыгачакларына ышанмаучылар, алар Минем рәхмәтемнән өметсез булырлар, вә аларга рәнҗеткүче ґәзаб булыр. (23)