Сиңа Коръән иңдереп аның белән гамәл кыйлуны фарыз иткән Аллаһ, әлбәттә, сине Мәккәгә кайтарачакдыр, ягъни Мәккәне фәтех итәчәксең. Әйт: "Коръән белән гамәл кыйлып Аллаһуга һидәят белән кайтканнарны да вә Коръәннән качып адашкан хәлдә Аллаһуга кайткан азгыннарны да Раббым белүчерәктер", – дип. (85) Ий Мухәммәд г-м, син бит сиңа Коръәннең иңдерелүен һич тә өмет итмидер идең, ләкин Раббың сиңа рәхмәт итеп Коръәнне иңдерде, кәферләргә ярдәмче булмагыл. (86) Сиңа Коръән иңгәннән соң кәферләр сине Коръән белән гамәл кыйлудан туктатмасыннар, һәм кешеләрне иманга, Ислам диненә өндә, ләкин мөшрикләргә ияреп, аларга ярдәм итеп яки аларга итагать итеп мөшрик була күрмәгел! (87) Аллаһ белән бергә башка нәрсәгә гыйбадәт кыла күрмә, ахирәт өчен Аллаһудан башкадан ярдәм сорый күрмәгел, дөреслектә һич мәгъбуд юктыр, мәгәр Аллаһ үзе генәдер, Аллаһудан башка һәрнәрсә һәлак булучыдыр, һәр эштә хөкем Аллаһуга хасдыр, вә хөкем ителү өчен Аллаһуга кайтырсыз. (88)

 

Al-Ankaboot

بسم الله الرحمن الرحيم

Әлиф лам мим. Мәгънәсен Аллаһ белә. (1) Әйә кешеләр иман китердек дигәннәреннән соң төрле авырлыклар белән Аллаһ тарафыннан имтихан ителмәбез дип уйлыйлармы? (2) Тәхкыйк болардан элек тә төрле сыйныф кешеләрен бәла-каза һәм авыр мәшәкатьләр белән сынап карадык, кемнең иманы хак һәм кемнеке ялган шуны белмәк өчен Аллаһ мөселманнарны төрле авырлыкларга салды. (3) Әйә Коръән белән гамәл кылмыйча Аллаһуга дошман булган кешеләр, Аллаһуның алардан үч алырга көче җитмәс дип уйлыйлармы, аларның Аллаһ безне ґәзап кылмас дип уйлаулары нинди яман хөкемдер. (4) Берәү Аллаһуга җәннәттә юлыгуны өмет итсә, Коръән белән гамәл кылып хәзерләнсен, бит Аллаһуның юлыгачак көне киләчәктер, Ул сүзләрне ишетүче, күңелләрне белүчедер. (5) Берәү үзенең нәфесе һәм шайтан белән Аллаһ юлыңда сугыш кылса, үз файдасына сугыш кылган булыр, тәхкыйк Аллаһ галәмнәр өстендә байдыр, һичбер затка ихтыяҗы юктыр. (6)