Ий мөэминнәр! Биш вакыт вә җомга намазларына сакчы булыгыз, ягъни намазны көтеп алып, әүвәл вакытында укыгыз, хосусан икенде намазына игътибар бирегез, бер нәрсә дә сәбәп булмасын намазны калдырырга яки кичектерергә, чөнки намазга каза юк, һәм намаз укыганда Аллаһудан куркып, нык бирелеп укыгыз һәм намазда түбәнчелек белән торыгыз! (238) Куркынычлы җирләрдә аяк өстеңдә яки утырган хәлдә ишара белән укыгыз! Кайчан куркынычлардан имин булсагыз, Аллаһ өйрәткәнчә камил итеп укыгыз! Аллаһ сезне өйрәтмәс борын, намаз укырга белми идегез. (239) Сезләрдән берәү хатынын калдырып үлеп китсә, әмма үлмәс борын, хатыннарына өйләреннән чыкмыйча бер ел тору белән һәм кирәк-ярак белән тәэмин ителү илә васыять әйтү лязем була. Шул ирнең варисләре яки ата-анасы хатынны өйдән чыгармасыннар бер елга чаклы, әгәр хатыннар үз ихтыяры белән чыксалар, Варисләргә гөнаһ булмас ул хатыннар үзләре шәригать буенча кылган эшләрдә. Аллаһ барча эшләрдә җиңүче һәм хикмәт белән эш кылучы. (240) Талак кылынган хатыннарга ирләре мал бирергә бурычлы, яхшылык белән хатын хакларын бирү тәкъва мөэминнәрнең хакы. (241) Аллаһу тәгалә әнә шулай сезгә аятьләрен ачык итеп бәян кыла, шаять дөрес аңлап, дөрес гамәл кылырсыз! (242) Ий Мухәммәд г-м, белдеңме аларның хәлләрен? Тагун чиреннән куркып, үлемнән качып, күп мең кешеләр өйләреннән чыктылар, Аллаһ аларга: "Үлегез!" – диде, алар үлделәр. Соңра гыйбрәт өчен аларны тергезде. Дөреслектә Аллаһ кешеләргә фазыйләт иясе, ләкин күп кешеләр шөкер итмиләр. (243) Лязем булганда Аллаһ юлында сугышыгыз, үлемнән курыкмагыз! Белегез, Аллаһ шиксез ишетүче һәм белүче. (244) Берәү Аллаһуга бурычка биргән кеби яхшы эшләрне, изге гамәлләрне Аллаһ ризалыгы өчен генә кылса, Аллаһ ул мөэминнең әҗерен күп мәртәбә арттырыр. Аллаһ кайбер кешенең тормышын тар кылыр, кайбер кешенең тормышын киң кылыр. Хөкем өчен, әлбәттә, Аллаһуга кайтасыз. (245)