Муса Мәдйән шәһәренә юнәлде, ләкин юлны белмидер иде, әйтте: "Шаять Раббым Мәдйәнгә бара торган юлга күндерер", – дип. (22) Мәдйәннең кое суына җиткәндә ул кое янында хайваннарны эчерүче бер җәмәгатьне күрде, дәхи аларның артында ике хатынны күрде, алар хайваннарына су эчерми иделәр, Муса әйтте: "Ни булды сезгә хайваннарыгызга су эчермисез?" Ул ике кыз әйттеләр: "Алдыбыздагы көтүчеләр хайваннарыны эчереп китмичә без эчермибез, һәм безнең атабыз бик карт кешедер, шул сәбәпле хайваннарны эчерергә чыга алмый." Коеның чиләге бик зур булу сәбәпле кызлар коедан су ала алмыйлар иде, фәкать башка көтүләрдән калган суны эчерәләр иде. (23) Муса коедан су тартып кызларның куйларына су эчерде, соңра китеп күләгәгә утырды һәм әйтте: "Ий Раббым, миңа диндә изгелектән биргән нәрсәң өчен мин фәкыйрь булдым, ашарыма юк", – дип. Ягъни Фиргаун гаиләсендә байлык эчендә иде, хәзер һичнәрсәсе юк. Кызлар кайтып аталарына Муса хакында сөйләделәр, аталары бер кызын Мусаны чакырырга җибәрде. (24) Ул ике кызның берсе оялып кына йөрегәне хәлдә Муса янына килде, атам сине чакырадыр безнең куйларны эчертүеңнең хакын бирмәк өчен, диде. Муса кызларның атасы Шөґәеб пәйгамбәр янына килгәч, башыннан кичкән вакыйгаларны сөйләде. Шөґәеб әйтте: "Ий Муса, курыкма, залим кавемнәрдән бүген котылдың". (25) Ике кызның берсе әйтте: "Ий атам, бу кешене хакын түләп көтүчелеккә ал, тәхкыйк син хак түләп алган кешеләрнең хәерлесе, куәтлесе һәм әманәтле булганыдыр". Аның шундый икәнен ничек белдең дигәндә, кызы әйтте: "Ун кеше тарта торган чиләкне бер үзе тартып куйларыбызны эчерде һәм чакырырга баргач, күзе төшмәс өчен, мине артыннан кайтарды", – дип. (26) Шөґәеб әйтте: "Мин ошбу ике кызның берсен сиңа никахламакны телим, куйларымны сигез ел көтүең бәрабәренә. Әгәр ун елга тутырсаң, ансы синең изгелегеңдәндер, ун ел хезмәт ит дип сине мәшәкатьләргә теләмим, вәгъдәдә торуда һәм йомшаклык кылуда Аллаһ теләсә мине изгеләрдән табарсың". (27) Муса әйтте: "Ошбу шарт синең белән минем арабыздадыр, ике мөддәтнең кайсын гына үтәсәм дә арттыру белән мине димләү булмасын яки золым итү булмасын, ошбу сөйләшүләребезгә Аллаһ шаһиттер". (28)