Әлбәттә, ул Коръән азгынлыктан туры юлга күндерүче, вә аның белән гамәл кылучы мөэминнәргә рәхмәттер. (77) Әлбәттә, синең Раббың кыямәттә алар арасында үзенең хөкеме белән эшне тәмам итәр, һәм Ул – Аллаһ җиңүче вә белүчедер. (78) Ий Мухәммәд г-м, һәр эшендә Аллаһуга тәвәккәл ит, тәхкыйк син хаклыгы мәгълүм булган ислам динендә һидәят юлындасың. (79) Мәет кеби имансызларга син хак сүзне ишеттерә алмассың вәгазь сөйләп һидәяткә чакыруыңны да ишетә алмассың, әгәр хактан дүнеп ялганга йөз тотсалар. (80) Дәхи син сукыр күңелле кешеләрне адашу юлларыннан чыгарып һидәяткә Күндерә алмассың, ишеттерсәң фәкать Безнең аятьләребезгә ышанучыларга ишеттерә алырсың, алар Аллаһуга итагать итүдә ихлас мөселманнардыр. (81) Вәгъдә ителгән кыямәт килсә аларга, алар белән сөйләшә торган бер җан иясен җирдән чыгарырбыз, кешеләрнең кыйлган эшләрен сөйләр, кешеләр әлбәттә, Безнең аятьләребезгә иман китермәс булдылар. (82) Вә кыямәт көнне һәр өммәттән Безнең аятьләребезне ялганга санаучы бер җәмәгатьне кубарырбыз, алар тукталып арпа калган иптәшләрен көтәрләр. (83) Хисап урынына килгәч аларга Аллаһ әйтер: "Минем аятьләремне ялганга тоттыгызмы, бит ышанырга яки ышанмаска лаек икәнне белерлек сездә белем юк иде, белмәгәнегездән соң нинди гамәл кылдыгыз, әлбәттә, хакны инкяр итүдән башка эшегез юк иде. (84) Золым итүләре сәбәпле аларга ґәзаб хак вә лаек булды, алар гозер күрсәтеп сөйләшергә кадир булмаслар. (85) Әйә алар күрмиләрме, төнне рәхәтләнеп ял итәргә уңай кылдык, әмма көнегезне күренә торган якты кылдык, кәсеп итү өчен, иман китергән кешеләр өчен Аллаһуның бу эшләрендә, әлбәттә, көчле дәлилләр бар." (86) Янә сурга өрелсә, җирдә вә күктә булган мәхлук куркын тетрәрләр, мәгәр Аллаһ теләгән зат кына курыкмас, вә бар да кечкенә булып баш иеп Аллаһу хозурына килерләр. (87) Син урыннарында таза торалар дип уйлаган тауларны ул көндә күрерсең, болытлар кеби күктә очып йөрерләр, бу эш һәр эшне мәхкәм кылучы Аллаһ ишедер. Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән, әлбәттә, хәбәрдардыр. (88)