Башта юктан бар итеп, соңра үлгәннән соң тергезүче Аллаһ хәерлерәкме, яки мөшрикләрнең сынымнары херлеме? Сезне күктән вә җирдән кем ризыкландыра? Аллаһ кыйла торган эшләрне кыла ала торган Аллаһудан башка Илаһә бармы?" Әйт: "Әгәр янә бер Илаһә бар дигән сүзегез дөрес булса, дәлилегезне китерегез". (64) Ий Мухәммәд г-м, кешеләргә әйт: "Җирдә вә күкләрдә булган гакыл ияләре яшерен нәрсәләрне белмәсләр, мәгәр Аллаһ үзе генә белер, алар үзләренең кайчан кубарылачакларын да белмиләр, вә сизмәсләр. (65) Аларның белемнәре ахирәткә ирешмәсме, кыямәт кайчан була дип сорыйлар, бәлки алар кыямәтнең булачагында шикләнмәктәләр, бәлки аларның күңелләре кыямәтнең булачагыннан сукырдыр. (66) Кәферләр әйттеләр: "Без үлеп туфрак булсак һәм аталарыбыз да туфрак булсалар, шуннан соң терелеп кабердән чыгарбызмы? (67) Без дә, бездән элек аталарыбыз да үлгәннән соң терелү белән вәгъдә ителдек, ләкин ул вәгъдә әүвәлгеләрдән калган ялган сүздән башка нәрсә түгелдер", – диделәр. (68) Аларга әйт: "Җир өстендә йөрегез һәм карагыз, хакны ялганга тотучыларның ахыр хәлләре ничек булган, күрегез! (69) Аларның ышанмаулары өчен көенмә һәм аларның мәкерләреннән күңелең тараймасын. (70) Кәферләр сорыйлар: "Әгәр сүзегез дөрес булса, безгә вәгъдә ителгән ґәзаб кайчан була", – дип. (71) Әйт: "Сез ашыктырып сораган ґәзабның бәгъзесенең килмәклеге якын булды". (72) Әлбәттә, синең Раббың кешеләргә рәхмәт һәм юмарт ияседер, ләкин кешеләрнең күбрәге шөкер итмиләр. (73) Янә Раббың кешеләрнең күкрәкләрендә яшерен булган нәрсәләрне вә телләре белән сөйләп изһар иткән сүзләрен яки эшләгән эшләрен беләдер. (74) Җирдә вә күктә Аллаһуга һич яшерен нәрсә юктыр, мәгәр Ләүхүл мәхфузъда язылмыштыр. (75) Ошбу Коръән Ягъкуб балаларына күп хәбәрне сөйлидер, аларның ихтыйлаф иткән нәрсәләренең күбрәген. (76)