Тәхкыйк Сәмуд кавеменә кардәшләре Салихны пәйгамбәр итеп җибәрдек, Аллаһуга гына гыйбадәт кылырга өндәсен өчен, Салих килгәч алар ике фирка булып, ягъни берсе мөэмин җәмәгате, икенчесе кәфер җәмәгате булып, үзара без хаклыкта дип низагълаштылар. (45) Салих әйтте: "Ий кавемем, ни өчен яхшылыктан элек яманлыкка ашыгасыз, ягъни Аллаһуның рәхмәтеннән качып ґәзабына барасыз, чөнки алар Салихка ышанмадылар, сүзең дөрес булса ґәзабыңны безгә тизрәк китер, диделәр. Әгәр тәүбә итеп вә иман китереп Аллаһудан гафу сорасагыз, шаять рәхмәт ителмеш булыр идегез. (46) Алар әйттеләр: "Без синнән вә сиңа иман китергән кешеләрдән шомландык, яңгыр яумады, ач калдык." Салих әйтте: "Сезнең шомлануыгыз Аллаһу хозурындадыр, хөкем итәр, бәлки сез төрле хәл белән Аллаһ тарафыннан сыналасыз." (47) Сәмудләрнең шәһәрендә тугыз ир бар иде, алар җир өстендә төрле бозыклыкны кыла иделәр, әмма һичбер эшне төзәтмәс иделәр. (48) Бер-берсенә әйттеләр: "Аллаһ исеме белән ант итешегез, төнлә Салихны һәм җәмәгатен басып кереп үтерәбез, соңра аларның кан хакын таләп итүче вәлиенә, без аларны үтерүчеләр янында булмадык, кемнәр үтергәнен белмибез вә без бу сүзләребезне дөрес сөйлибез диярбез", – диделәр. (49) Әнә шулай Салихны үтермәк өчен мәкерлек кылдылар һәм Без аларга каршы мәкерне мәкер кылдык, сизми дә калдылар, һәлак булдылар. (50) Күр! Аларның мәкеренең ахыры ничек булды, Без аларны һәм кавемнәрен таш яудырып барчасын бер юлы һәлак иттек. (51) Ошбу җимерелгән урыннар аларның өйләредер, золым итүләре сәбәпле өйләре буш калмыштыр. Салих кавеменең һәлак булуында да гыйбрәт бардыр. (52) Иман китереп Аллаһуга тәкъвалык кылган мөэминнәрен коткардык. (53) Лутны хәтерләгез, ул кавеменә әйтте: "Әйә сез бик яман фәхеш эшне кыласызмы, җитмәсә яшермичә бер-берегезгә күрсәтеп эшлисез. (54) Әйә сез хатыннарны куеп күп ирләргә якынлык кыйласыз, бәлки сез эшегезнең ахыры ничек булачагыны уйламый торган җаһил кавемсез." (55)