Илчеләр бүләкләре белән Сөләйман хозурына килгәч, Сөләйман әйтте: "Миңа мал белән ярдәм итәсезме, Аллаһуның миңа биргән пәйгамбәрлек вә патшалык сезгә биргән малдан хәерлерәктер, бәлки сез ошбу бүләкләрегез белән үзегез мактанырсыз." (36) Бүләкләр алып килгән илчегә Сөләйман әйтте: "Бар, бүләкләреңне алып кайтып Бәлкыйска тапшыр, без әлбәттә, аларга гаскәр белән барабыз, безнең гаскәребезгә каршы торырга аларның тәкъкате булмас, без аларны Сәба шәһәреннән хур итеп чыгарырбыз һәм аларның игътибарлары калмас". Илче Сөләйман әйткән сүзләрне Бәлкыйска кайтып ирештерде. Бәлкыйс Сөләйманның пәйгамбәр икәнлеген белеп, бер көнне Сөләйман янына барырга чыкты. Сөләйман Бәлкыйсның күп гаскәр белән килгәнен ерактан күрде. (37) Сөләйман әйтте: "Ий җәмәгать, Бәлкыйсның тәхетен миңа кем китерә алар минем яныма килеп иман китереп мөселман булганнарына чаклы? Чөнки кәфер хәлләрендә аларның нәрсәсен алырга дөрес, әмма мөселман булгач алырга дөрес булмый. (38) Җен Таифәсеннән Гыйфрәт әйтте: "Син утырган урыныңнан торганчы мин ул тәхетне алып килермен, ул тәхетне сәламәт хәлендә алып килергә мин, әлбәттә, кадирмын", – дип. (39) Аллаһ китабын яхшы белгән бер зат әйтте: "Син бер якка башыңны борып яңадан алдыңа караганыңча ул тәхетне алып килермен. Сөләйман башын күтәреп күккә карады, яңадан алдына караса, алдыңда тәхетне күрде. Сөләйман тәхетне алдында күргәч әйтте: "Бу тәхетнең шулай тиз килүе Раббымның фазълыннандыр, шөкер итәрме яки көферлек кылырмы дип мине сынар өчендер. Берәү шөкер итсә һәм үзе өчен шөкер итәдер, вә берәү нигъмәткә көферлек итсә, тәхкыйк Раббым байдыр, аның шөкер итүенә мохтаҗ түгелдер. (40) Сөләйман әйтте: "Тәхетнең тышкы күренешен үзгәртегез, карарбыз ул Бәлкыйс үзенең тәхетен танырмы яки танымаучылардан булырмы?" (41) Бәлкыйс Сөләйман янына килгәч, аңа әйтелде: "Синең тәхетең шундый идеме? Бәлкыйс әйтте: "Бу тәхет минем тәхеткә ошаган минем тәхетем булса кирәк, ошбу хәлдән элек Аллаһуның кодрәтенә, синең пәйгамбәрлегеңә, безгә дәлил бирелеп, без Иман китереп мөселман булган идек. (42) Сөләйман Бәлкыйсны Аллаһудан башка кояшка гыйбадәт кылудан тыйды, чөнки Бәлкыйс элек кәферләр кавеменнән иде. (43) (Бәлкыйсның аягы ишәк аягы кеби йонлы, дигән хәбәр таралган иде. Шуны белмәк өчен Сөләйман пыяладан бер бина ясатып, идәнен дә пыяладан ясатып, идән астына су тутыртты һәм суга балыклар җибәрделәр. Бәлкыйска Сөләйман тарафыннан шул пыяла) сарайга кер, дип әйтелде, Бәлкыйс сарайга кергәндә пыяланы сизмәде, суга керәм дип уйлады һәм аяк балтырларын ачты. (Сөләйман читтән карап торды һәм күрде Бәлкыйсның аягында бернинди йон юклыгын). Аннары Сөләйман әйтте: "Син уйлаганча тирән су түгел, бәлки су өстендә ялтыравыклы пыяладан ясаган идәндер". Бәлкыйс әйтте: "Ий Раббым, кояшка табынып үземә золым иттем, инде барча галәмне тәрбия итүче Аллаһуга Сөләйман белән бергә иман китереп мөселман булдым", – дип. (44)