Сезләрдән кайбер ирләр хатыннарын калдырып үлеп китсәләр, ул хатын гыйтдәтне дүрт ай ун көн көтәр. Әгәр ул хатыннарның гыйтдәтләре үтсә, сез валиләргә гөнаһ булмас, аларның шәригатькә моафикъ зиннәтләнүләрендә. Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдәр. (234) Гөнаһ булмас сезгә гыйтдәт саклый торган хатыннарны яучыламак хакында белдергән сүзләрегездә. Мәсәлән: "Син миңа охшыйсың, мин сине яратам", – дип әйтүдә, яки әйтмичә күңелдә генә саклауда. Аллаһ белде, әлбәттә, сез яучылыйсыз ул хатыннарны, ләкин гыйтдәт эчендә яучылау дөрес булмас. Ул хатыннар белән яшертен вәгъдә куешмагыз гыйтдәте үтмәс борын никахланырга яки якынлык кылырга, мәгәр шәригатькә сыярдай яхшы сүзләр белән сөйләшегез. Никахланырга теләгегез булса да, гыйтдәт үтмичә никах көнен билгеләмәгез. Сез, әлбәттә, беләсез Аллаһ сезнең күңелләрегездә булган уйларыгызны белгәнен, шәригатькә хыйлаф уйлардан сакланыгыз! Дөреслектә, Аллаһ ярлыкаучы һәм юаш. (235) Никахлангач якынлык кылмыйча талак кылсагыз, яки никах вакытында мәһерне тәгаенләмәгән булсагыз, сезгә гөнаһ юк. Якынлык кылмыйча талак кылынган хатыннарга берәз нәрсә бирегез! Якынлык кылмыйча талак кылынган хатыннарга көч җиткән хәтле мал бирү изге мөэминнәрнең хаклары булды. (236) Никахланган вакытта мәһер бирергә сөйләшкән булсагыз, аннары никахтан сон, якынлык кымыйча талак кылсагыз, ул вакытта сөйләшкән мәһернең яртысын бирү лязем булыр. Мәгәр хатыннар гафу итсәләр, ягъни алмыйбыз дисәләр, бирү лязем булмый. Якынлык кылмыйча талак кылган хатынга сөйләшкән мәһерне барын да бирергә ир ихтыярлы, бирсә саваплы булыр. Бер-берегезне гафу итешегез, чөнки ул тәквәлеккә якын, үзара мәрхәмәтле булуны да онытмагыз! Аллаһу тәгалә, әлбәттә, сезнең эшләгән эшләрегезне күрә. (237)