Мин Бәлкыйс исемле бер хатын патшаны таптым, вә ул хатынга патшаларга бирелә торган һәрнәрсә бирелгән, дәхи аның зиннәтләнгән бер зур тәхете бардыр. (23) Вә ул хатынны һәм кавемене Аллаһудан башка кояшка сәҗдә кылучылар таптым, шайтан аларга кояшка табынуларын яхшы эш итеп күрсәткән, шайтан аларны хак дингә керүдән тыйды, инде алар хак юлга күнелмәсләр. (24) Янә һүд-һүд әйтте: "Ий кешеләр, әгаһ булыгыз, җиргә яңгырны кушып төрле ризыклар чыгаручы Аллаһуга гыйбадәт кылмаска нәрсә булган, янә Ул – Аллаһ күңелләрегездәге яшерен уйларыгызны һәм телләрегез сөйләгән сүзләрегезне белер. (25) Ул – Аллаһудан башка Илаһә юк, мәгәр Ул гына, вә Ул олуг Ґәрешнең Раббысыдыр", – дип. 26а. Сөләйман әйтте: "Ий һүд-һүд, тиз карагыз, китергән хәбәрең дөресме яки ялганчылардан булдыңмы." (26) Сөләйман Бәлкыйскә хат язып Һүд-һүдкә бирде. (27) Менә бу хатымны алып барып алларына сал, соңра читкәрәк китеп карап тор, ничек җавап бирерләр. Һүд-һүд хатны илтеп алларына салды. (28) Бәлкыйс хатны алгач әйтте: "Ий җәмәгать, миңа бер яхшы хат ташланмыш булды. (29) Ул хат Сөләйманнандыр вә ул хатта: "Рәхмәтле, рәхимле булган Аллаһ исеме белән әйтәмен. (30) Миңа тәкәбберлек итмәгез, итагать иткәнегез хәлдә миңа килегез", – дип язылган диде. (31) Бәлкыйс янә үзенең янындагыларына әйтте: "Ий җәмәгать, ошбу эш хосусында нинди киңәшегез вә хәйләгез бар миңа әйтегез, мин бер эш хакында карар чыгармыйм, мәгәр сезнең белән бергә булганда гына карар чыгарамын. (32) Бәлкыйсның ярдәмчеләре әйттеләр: "Без куәт ияләребез па сугышта каты батырлык ияләребез, шулай булса да эш сиңа тапшырылмыштыр, уйлап кара сугышыргамы яки килешергәме, ни – әйтсәң без хәзербез, сүзеңнән чыкмыйбыз". (33) Бәлкыйс әйтте: "Әгәр патшалар бер шәһәргә һөҗүм белән керсәләр, ул шәһәрне җимерәләр, һәм хөрмәтле олуг кешеләрен иң түбән вә хур итеп калдыралар, патшалар әнә шулай кылырлар. (34) Мин Сөләйманга бүләкләр белән илчеләр җибәрәмен, соңра карармын, илчеләр нәрсә белән кайтырлар, минем бүлегемне кабул итеп алырлармы, юкмы? Бәлкыйсның җибәргән бүләкләре: биш йөз кол, биш йөз җария, биш йөз алтын кирпече һәм башка бәяле нәрсәләр иде. (35)