Алар бу могҗизаларның Аллаһудан икәнен күңелләре белән белсәләр дә, телләре белән инкяр иттеләр, золымлык вә тәкәбберлек белән. Карагыл, явызлык кылучы фасыйкларның ахыр хәле ничек булды. (14) Даудка вә угълы Сөләйманга хикмәтле белем бирдек, вә алар әйттеләр: "Безне дәрәҗәдә мөэминнәрнең күбрәгеннән артык кылучы Аллаһуга мактау хасдыр". (15) Сөләйман атасы Даудка пәйгамбәрлектә һәм патшалыкта варис булды, вә әйтте: "Ий кешеләр, мин кошлар белән сөйләшергә өйрәтелдем, һәм пәйгамбәрлеккә вә патшалыкка бирелә торган нәрсәләр бар да миңа бирелде, миңа бирелгән бу нәрсәләр, әлбәттә, башкаларга бирелгәннән ачык артыктыр. (16) Сөләйман гаскәренә җыелырга әмер бирде, кешеләр, җеннәр вә кошлардан җыелдылар һәм барысы да җыелганчы туктап тордылар. (17) Сәфәрләрендә бер кырмыска чокырына җиткәндә, кырмыскаларның патшасы Сөләйман гаскәрен күреп әйтте: "Ий кырмыскалар, Сөләйман гаскәре белән килә, тапталырсыз, алар сезнең тапталганыгызны сизмәсләр, өйләрегезгә кереп качыгыз", – дип. (18) Сөләйман кырмысканың сүзеннән елмаеп көлде һәм әйтте: "Ий Раббым, үземә вә ата-анама биргән нигъмәтләреңә шөкер итмәккә мина илһам бир, дәхи Син риза була торган изге гамәлләр кылырга ярдәм бир, һәм рәхмәтең белән мине изге бәндәләрең арасына керт! (19) Сөләйман шул арада һүд-һүд кошын югалтты һәм әйтте: "Миңа ни булды һүд-һүд кошын күрмимен, яки ул югалып киттеме?" (20) Сөләйман һүд-һүдкә ачуланды сорамый киткәне өчен, мин аны, әлбәттә, бик каты ґәзаб кылырмын, яки бугазлармын китүенә гозер күрсәткәненә чаклы. (Һүд-һүд кошы, әлбәттә, Аллаһ әмере белән киткән иде.) (21) Аз гына вакыт үткәч, һүд-һүд гаепле кеше кеби башын иеп түбәнчелек белән Сөләйман янына килде, вә әйтте: "Ий патшам, мин ерак җиргә барып син белмәгәнне белдем, вә Сәба шәһәреннән сиңа хак булган яңа хәбәр белән килдем. (22)