An-Naml

بسم الله الرحمن الرحيم

Та син. Мәгънәсе мәгълүм түгел. Ошбу сүзләр Коръән аятьләредер вә хак белән батылны аеручы хак китаптыр. (1) Вә бу китап туры юлга күндерүче һәм туры юлга күнелгән мөэминнәрне җәннәт белән шатландыручыдыр. (2) Ул мөэминнәр намазларын вакытында укырлар, вә зәкәтләрен бирерләр, вә ахирәтнең булачагын белеп аңа хәзерләнерләр. (3) Ахирәт көненә ышанмаган кешеләрнең кабахәт эшләрен үзләренә яхшы итеп күрсәттек, алар азгынлыктан чыга алмыйча, хәйран булып йөрерләр. (4) Аларга дөньяда нинди булса да ґәзаб булыр, вә ахирәттә иң нык хәсрәтләнүче кешеләрдән булырлар. (5) Ий Мухәммәд г-м, сиңа хикмәт вә белем иясе булган Аллаһудан Коръән бирелмешдер. (6) Муса Мәдйәннән Мысырга барганда кичкә калып, караңгыда юлдан адаштылар, шул вакытта Муса хатынына әйтте: "Мин еракта бер ут күрдем, шул ут янына барып андагы кешеләрдән юлны сорашып тиз әйләнеп килермен, яки сезгә агач кисәге башына ут кабызып алып килермен, шаять ут ягып җылынырсыз. (7) Муса ут янына килгәч, Аллаһудан дәшелмеш булды, ут янына килгән Мусаны вә ут тирәсендәге фәрештәләрне Аллаһ мөбарәк кылды. Галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһ һәр кимчелектән пакь булды. (8) Ий Муса, Мин хикмәт иясе, дошманнардан үч ачучы Аллаһмын. (9) Таягыңны җиргә ташлагыл, таягының елан булып хәрәкәтләнгәнен күргәч, таяк янына килмәде, артка китте, ий Муса, курыкмагыл, тәхкыйк Минем хозурымда пәйгамбәрләрнең курыкмаклыклары лаек түгелдер. (10) Мәгәр пәйгамбәрләрдән берәү Аллаһуның бер хөкемен бозып үзенә золым итсә, нәрсәдәндер куркыр, мәгәр тәүбә итеп начар эшен яхшы эшкә алыштырса, Мин әлбәттә, ярлыкаучы вә рәхимлемен. (11) Ий Муса, кулыңны киемең астына култыгыңа керт, аннары ул кулың гаепсез, зарарсыз ак нурлы булып чыгар, тугыз могҗиза белән Фиргаунне хак дингә өндәргә бар һәм аның кавемен хак дингә өндә, тәхкыйк алар азган фасыйк кавем булдылар. (12) Аларга Безнең ачык аятьләребез, күренеп торган могъҗизаларыбыз килсә, болар ачык сихер диделәр. (13)