Нух әйтте: "Мин аларның кыйлган эшләрен белмим. (112) Аларның эшләренең хисабы Раббым – Аллаһуга хастыр, әгәр белсәгез. (113) Сез адашканнарга ияреп мин мөэминнәрне ташлаячагым юк. (114) Мин сезне иманга көчләүче түгелмен, мәгәр Аллаһ ґәзабы илә ачык куркытучымын." (115) Кавеме әйтте: "Әгәр бу сүзләреңнән туктамасаң, әлбәттә, таш белән атылып үтерелмеш кешеләрдән булырсың". (116) Нух әйтте: "Йә Рабби, кавемем миңа ышанмыйлар, ялган сөйлисең, диләр. (117) Инде алар белән миңем арамны хөкем ит, вә мине һәм миңа ияргән мөэминнәрне ул залимнәрдән коткар". (118) Һәм Нухны вә аңа ияргән мөэминнәрне коткардык, кошлар вә хайваннар белән тулган көймәдә. (119) Соңра мөэмин булмаганнарын һәммәсен батырдык. (120) Ошбу Аллаһуга карышып һәлак булган Нух кавеменең һәлак булуында гакыллы кешеләр өчен, әлбәттә, гыйбрәтләр бар, ул кавемнең күбрәге, ягъни һәлак булганнары берсе дә ышанучы түгел иде. (121) Тәхкыйк синең Раббың Ул кәферләрдән үч алуда көчледер, мөэминнәргә рәхимледер. (122) Гад кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар. (123) Кардәшләре Һуд әйтте: "Әйә сез Аллаһудан курыкмыйсызмы, Аллаһудан башка нәрсәләргә табынасыз. (124) Беләсез, мин арагызда имин булган хыянәтсез пәйгамбәрмен. (125) Аллаһудан куркыгыз, мина итагать итегез. (126) Ислам шәригатен өйрәткәнем өчен мин сездән хак сорамыйм, миңа тиешле әҗер галәмнәр Раббысы Аллаһу" хозурындадыр. (127) Әйә сез мөшрикләр һәр калку урынга тәкәбберләнеп файдасыз биналар төзисезме башкаларны кимсетер өчен. (128) Янә дөньяда мәңге яшәү өмете белән төрле бөек биналар ясыйсызмы? (129) Вә әгәр бер кешене җәза өчен тотсагыз, ерткычларча тоттыгыз тәкәбберләнеп. (130) Аллаһудан куркыгыз, явыз эшләрегезне куегыз, вә дин эшләрендә миңа итагать итегез. (131) Сезгә ярдәм бирүче Аллаһудан куркыгыз, үзегез дә беләсез Аның ярдәм биргәнен. (132) Сезне балалар вә хайваннар белән нигъмәтләндерде. (133) Дәхи бакчалар вә елгалар илә нигъмәтләндерде. (134) Мин сезгә олуг көннең ґәзәбы ирешүдән куркамын. (135) Кәферләр әйттеләр: "Безгә һич аермасы юк, кирәк – безне вәгазьдә, кирәк – безне вәгазь кыйлучыдан бул, без вәгазеңне кабул итмибез, куркыткан ґәзабыңнан курыкмыйбыз. (136)