Йә Рабби, миннән соң килгән өммәтләр мине яхшылык белән зекер итсеннәр. (84) Вә мине "нәгыйм" җәннәтенең варисларыннан кыйл. (85) Вә атамны ярлыка, чөнки ул хак юлдан адашканнардан булды. (86) Кешеләр кубарылган көндә мине хур кыйлма." (87) Ул көндә малы вә баласы һичкемгә файда бирмәс. (88) Мәгәр мөшриклек вә монафикълык керләреннән күңеле пакь хәлдә чын мөселман булып килсә, аңа файда булыр. (89) Җәннәт тәкъва мөэминнәргә якын ителде. (90) Вә гөнаһтан сакланмаганнарга җәһәннәм бик якын күрсәтелде. (91) Вә аларга әйтелде: "Кайда сезнең гыйбадәт кыйлган нәрсәләрегез. (92) Аллаһудан башка сынымнарыгыз, әйә алар сезгә ярдәм итә алалармы, яки үзләрен ґәзабтан коткара алалармы?" (93) Ул сынымнар вә сынымнарга гыйбадәт кылучылар утка ташланырлар. (94) Вә Иблискә ияргән кешеләр һәммәсе ташланыр. (95) Алар анда сынымнары белән әрепләшерләр һәм әйтерләр: (96) "Аллаһ исеме илә ант итеп әйтәбез, әлбәттә, без ачык адашуда булганбыз. (97) Ий сынымнар, без сезне бөтен галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһ белән бертигезсез, дип белдек. (98) Безне адаштырмады һичнәрсә мәгәр азган кешеләр адаштырдылар. (99) Безгә бүген шәфәгать итүче юктыр мөэминнәргә булганы кеби. (100) Вә мәрхәмәтле чын дустыбыз да юк. (101) Ни булыр иде әгәр без дөньяга кире кайтарылсак, бәс Аллаһуга итагать итеп мөэминнәрдән булыр идек", – дип. (102) Тәхкыйк ошбу Коръәндә зекер ителгән хәбәрләрдә гыйбрәтләр бардыр, шулай булса да кешеләрнең күбрәге мөэмин булмадылар. (103) Дөреслектә синең Раббың Ул җиңүче вә рәхимледер. (104) Нух кавеме, пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар. (105) Кардәшләре Нух г-м аларга әйтте: "Әйә Аллаһудан курыкмыйсызмы? (106) Мин сезгә арагызда иминлек белән мәшһүр пәйгамбәрмен. (107) Һәм Аллаһудан куркыгыз һәм минем әмерләремә итагать итегез. (108) Ислам шәригатен өйрәткәнем өчен мин сездән хак сорамыйм, бәлки минем әҗерем галәмнәр Раббысы Аллаһ бирәчәк җәннәт нигъмәтләредер. (109) Аллаһудан куркыгыз, Аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз, вә миңа итагать итегез!" (110) Кавеме аңа әйтте: "Әйә без синең сүзеңә ышаныйкмы, бит сиңа начар ярлы кешеләр ияргәннәр. (111)