Фиргаун гаскәре белән Муса гаскәре бер-берсен күргәннәре заманда, Муса гаскәреннән берсе куркып: "Фиргаун артыбыздан җитте, тәхкыйк куылып тотылдык", – диде. (61) Муса әйтте: "Юк, безгә ирешә алмаслар, чөнки Раббым минем иләдер, әлбәттә, котыла торган юлга күндерер", – дип. (62) Таягың илә диңгезгә сук дип Мусага вәхий кылдык, бәс диңгездән 12 юл ачылды, һәр ике юл арасында зур тау кеби бөек су булды. (63) Вә Фиргаун гаскәрен шул тау кеби сулар арасына якын китердек. (64) Вә Мусаны һәм аның белән булганнарның барчасын коткардык. (65) Соңра шул суга Фиргаунне гаскәре белән бергә батырып һәлак иттек. (66) Мин Аллаһ дигән Фиргауннең гаскәре белән суга батып һәлак булуында, әлбәттә, гакыллы кешеләр өчен гыйбрәт бардыр. Мысыр халкының күбрәге аңар иман китермәс булдылар. (67) Синең Раббың әнә шулай дошманнарыннан үч алучы вә дусларына рәхмәт итүчедер. (68) Вә кешеләргә гыйбрәт өчен Ибраһимның хәбәрен укыгыл. (69) Аның кавеме сөйләшкәнен игътибарга алыгыз, ул атасыннан вә кавеменнән нәрсәгә гыйбадәт кыласыз дип сорады. (70) Әйттеләр: "Сынымнарга гыйбадәт кылабыз, һәрвакыт аларга гыйбадәттә булабыз", – дип. (71) Ибраһим әйтте: "Дога кыйлып хаҗәтләрегезне сораганда сынымнарыгыз сезнең сүзләрегезне ишетәләрме? (72) Яки сезгә файда итәргә көчләре җитәме, яки аларга гыйбадәт итмәгән кешеләргә зарар итәргә көчләре җитәме?" (73) Әйттеләр: "Юк, сынымнарыбыз ишетми дә, файда вә зарар итәргә дә көчләре җитми, бәлки аталарыбыз да шулай безнең кеби кыйлалар иде, без дә аларга ияреп шулай кыйлабыз", – дип. (74) Ибраһим әйтте: "Әйә күрәсезме гыйбадәт кыйлган сынымнарыгызны. (75) Үзегез вә әүвәлге бабаларыгыз гыйбадәт кыйлган сынымнарыгызның һич нәрсәгә ярамаганлыгын беләсезме? (76) Ул сынымнар минем дошманнарымдыр, аларга һич гыйбадәт кыйлмам, мәгәр галәмнәрнең Раббысы минем дошманым түгел, дустым. Мин Аңа гыйбадәт кыйламын. (77) Ул – Аллаһ мине халык кыйлды, вә Ул туры юлга күндерде мине. (78) Вә Ул мине ашата вә эчерә. (79) Әгәр авырсам Ул миңа сәламәтлек бирә. (80) Вә Ул мине үтерә, соңра тергезә. (81) Вә кыямәт көнне гөнаһларымны Ул ярлыкар дип өмет итәм. (82) Ий Раббым, миңа белем хикмәт биргел вә изгеләргә тоташтыр. (83)