Әгәр хатыннарыгызны талак кылсагыз гыйтдәтләре үткән булса, яхшылык белән тору теләгендә булсагыз, якынлык кылыгыз да гаделлек белән торыгыз, яки аларны яхшылык белән ихтыярларына куегыз! Әгәр яхшылык белән тору ниятегез булмаса, беренче яки икенче талактан соң золымлык белән чиктән үтеп зарар итү өчен яки гыйтдәтләрен озайтмак өчен якынлык кылмагыз! Бу эшне эшләгән кеше үзенә золым кылды. Аллаһуның хөкемнәрен җиңелгә санамагыз, зурлагыз, сезгә биргән Аллаһ нигъмәтләрен онытмагыз, шөкер итегез, Аллаһ иңдергән Коръән хөкемнәрен, Аның вәгазьләрен онытмагыз, Аллаһ сезне Коръән белән вәгәзьли. Аллаһудан куркыгыз, хөкемнәрен бозудан сакланыгыз! Бит Аллаһ һәрнәрсәне белүче. (231) Әгәр хатыннарны талак кылсагыз һәм аларның гыйтдәләре үтсә, ул хатыннарны әүвәлге ирләре белән никахланудан тыймагыз, әгәр үзләре шәригать кушканча яшәргә риза булсалар. Аллаһуның бу хак сүзләре белән вәгазьләнәдер сезләрдән Аллаһуга һәм ахирәт көненә иман китергән кешеләр. Никах һәм талак хакындагы Аллаһуның хөкемнәре сезгә файдалырак һәм пакьрәк зинадан. Барча эшнең серен Аллаһ яхшы белер, әммә сез белмәссез. (232) Аналар балаларын тулы ике ел имезсеннәр! Бу хөкем имезү хакын тулысынча үтәргә теләүче хатыннар өчен. Атага лязем була бала имезүче яки тәрбияләүче хатынны ризык һәм кием белән тәэмин итү шәригать кушканча гаделлек белән. Бер кеше дә көче җитмәгән эш белән йөкләтелмәс, мәгәр көче җиткән белән йөкләтелер. Бала анасына зарар итмәгез баланы сәбәп итеп, һәм атага да зарар итмәгез баланы сәбәп итеп, һәм ата үлеп, аның урнына калган варисне дә җәберләмәгез! Әгәр ата-ана, киңәшләшеп, баланы ике яшькә хәтле имезмәскә риза булсалар, ике яше тулмас борын имүдән туктатсалар, икесенә дә гөнаһ булмас. Әгәр балагызны башка хатынга биреп имездерсәгез сезгә гөнаһ юк, имезүче хатынга тиешле хакын бирсәгез. Аллаһудан куркыгыз, Аның хөкемнәренә хыйлафлык кылудан сакланыгыз! Яхшы белегез, Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күреп күзәтүче. (233)