Җыелган мөшрикләр әйттеләр: "Әгәр сихерчеләр Мусаны җиңсәләр шаять сихерчеләргә иярербез". (40) Сихерчеләр җыелып беткәч, Фиргаунгә әйттеләр: "Әгәр Мусаны җиңсәк безгә хак булырмы?" (41) Фиргаун әйтте: "Әлбәттә булыр, әгәр Мусаны җиңсәгез минем якыннарымнан булырсыз". (42) Муса аларга әйтте: "Сез әүвәл ташлагыз ташларга дигән нәрсәләрегезне". (43) Һәм сихерчеләр арканнарын вә таякларын ташладылар, вә әйттеләр: "Фиргаун олугълыгы белән ант итеп әйтәбез, әлбәттә, без Мусаны җиңәчәкбез", – дип. (44) Соңра Муса таягын җиргә ташлады, шулвакыт зур елан булды да тегеләрнең сихер белән елан итеп күрсәткән аркан вә таякларын чәйнәп ашап бетерде. (45) Бу хәлне күргәч сихерчеләр, Аллаһуга сәҗдәгә егылдылар. (46) Әйттеләр: "Галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһуга иман китердек. (47) Ул – Аллаһ Мусаның вә Һарунның да Раббысыдыр". (48) Фиргаун әйтте: "Әйә сез мин рөхсәт бирүдән элек Мусага иман китерәсезме, ул сихер белемендә сезнең олугыгыздыр, сезгә аз гына өйрәткән шуның өчен ул сезне җиңде, бәс минем җәзамны тиз белерсез, әлбәттә, сезнең уң кулыгызны вә сул аякларыгызны кисәрмен һәм барчаларыгызны да асармын", – дип. (49) Иман китергән сихерчеләр әйттеләр: "Ий Фиргаун, син кыйлган эштән безнең иманыбызга зарар юк, үлгәч без Раббыбызга кайтабыз, Ул безгә әҗерен бирер. (50) Ширек вә сихердән булган хаталарыбызны, әлбәттә, Раббыбыз ярлыкар дип өмет итәбез, Мусага беренче без иман китергәнебез өчен. (51) Без Мусага вәхий кылдык кавемең белән Мысырдан чыгып кит, әлбәттә, Фиргавен гаскәре белән артыгыздан куа чыгачак", – дип. (52) Фиргаун шәһәрләргә гаскәр җыючыларны җибәрде. (53) Фиргаун әйтте: "Мусаның гаскәре безнекенә караганда аз гаскәрдер. (54) Алар безне ачуландыра торган эш кыйлдылар. (55) Без, әлбәттә, аларны куарга хәзерләрбез", – дип. (56) Һәм Без Фиргаунне вә гаскәрне бакчалардан вә елгалардан чыгардык. (57) Вә алтын-көмеш вә башка байлыктан һәм яхшы урыннан чыгардык. (58) Әнә шулай Без аны кызык иттек, алар байлыгына һәм урыннарына Ягькуб балаларын хуҗа кылдык. (59) Һәм Фиргаун гаскәре белән Муса артыннан кояш чыккан вакытта куып киттеләр. (60)