Ash-Shu'araa

بسم الله الرحمن الرحيم

Та син мим. (1) Ошбу аятьләр хакның хаклыгын, батылның батыллыгын ачып бирүче Коръән аятьләредер. (2) Ий Мухәммәд г-м кавемең һәммәсе дә иман китермәгәне өчен каты кайгырып үзеңне һәлак итү ихтималындасың. Ягъни мөшрикләрнең иман китермәгәннәре өчен үзеңә зарар китерер дәрәҗәдә кайгырасың, борчылма, тыныч бул. (3) Әгәр Без теләсәк, аларны дингә көчли торган галәмәтне күктән аларга иңдерер идек, иман китереп һәрвакыт ул галәмәткә баш ияр иделәр. (4) Әгәр аларга Аллаһудан яңа вәгазь аятьләре килсә, алар һаман ул аятьләрдән баш тартыр булдылар. (5) Тәхкыйк алар Коръәнне ялганга тоттылар, әлбәттә, аларга килер Коръәнне кимсетүләренең хәбәре вә җәзасы, ул вакытта белерләр Коръәннең хаклыгын, ләкин соң булыр. (6) Әйә алар җиргә карамыйлармы, ирле вә хатынлы итеп күпме яхшы нәрсәләр үстердек. (7) Әлбәттә бу эштә Аллаһуның кодрәтенә иман китерү өчен ачык галәмәтләр бар, ләкин аларның күберәге ышанучы түгелләр. (8) Әлбәттә синең Раббың өстенлек вә куәт иясе, имансызларга каты җәза бирер, мөэминнәр өчен рәхимледер. (9) Раббың Мусага нида кылып әйтте: "Залим булган кавемгә бар, аларны хак дингә өндә". (10) Алар Фиргаун кавемедер, алар мәхлукка табыналар, Аллаһудан курыкмыйлармы? (11) Муса әйтте: "Йә Рабби, мине ялганга тотарлар дип куркамын". (12) Миңа ышанмаулары сәбәпле күңелемнең тараймаклыгыннан вә телемдә төен булу сәбәпле аңлата алмавымнан куркамын, миңа ярдәмче итеп кардәшем Һарунны җибәр! (13) Дәхи алар хозурында минем гөнаһым бар (Егет чагында бер кәфер кыбтыйны үтергән иде), үземне үтерерләр дип куркамын. (14) Аллаһ әйтте: "Юк үтермәсләр, барыгыз икәү Минем аятьләрем белен, Без сезнең белән бергәбез, сүзегезне ишетәбез. (15) Фиргаунгә барыгыз, вә без бетен галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһуның рәсүлебез, (16) безнең белән Ягькуб балаларын җибәрмәклегең өчен килдек" – диегез. (17) Фиргаун әйтте: "Ий Муса, син сабый чагында безлә тәрбияләндең түгелме, вә гомереңнән безлә утыз ел тордык. (18) Һәм кыласы эшеңне кылдың ягъни бер кыбтыйны үтердек, син минем биртәя нигъмәтемне инкяр итүчесең". (19)