Вә алар Аллаһудан башкага гыйбадәт кылмаслар һәм ахирәт өчен Аллаһудан башкадан ярдәм сорамаслар, Аллаһ үтерүне хәрам иткән кешене үтермәсләр, мәгәр үтерергә тиешле булса гына үтерерләр, вә зина да кыйлмаслар, әйтелгән шул ярамаган эшләрне берәү эшләсә, гөнаһының җәзасына ирешер. (68) Кыямәт көнендә ана ґәзаб ике өлеш бирелер, вә хур ителгән хәлдә анда мәңге калыр. (69) Мәгәр берәү тәүбә итеп иман китерсә һәм Коръән юлы белән изге гамәлләр кыйлса, өнә шундый кешеләрнең начарлыкларын яхшылыкка алмаштырыр, Аллаһ андыйларга ярлыкаучы вә рәхмәт кылучы булды. (70) Берәү тәүбә итеп Коръәнгә тотынып изге гамәлләр кыйлса: ул кешенең изге гамәлләреннән Аллаһ риза булып һәм гөнаһлары гафу ителеп Аллаһуга кайтыр. (71) Ул тәүбә итүчеләр ялганга шәһадәт бирмәсләр, вә гөнаһлы сүзләр сөйләүче, гөнаһлы эшне эшләүчеләр яныннан үтсәләр, аларга игътибар итмичә аларның гөнаһ эшләреннән баш тарткан хәлдә үтәрләр. (72) Янә алар Раббыларының вәгазьләрен ишетсәләр сукырлыкка вә саңгыраулыкка сабышмаслар, бәлки бик ихлас тыңнарлар. (73) Алар әйтерләр: "Ий Раббыбыз, безгә изге хатыннар вә яхшы балалар бир, аларның Сиңа итагать иткәннәрен күреп күзләребез вә күңелләребез карарланырлык булсын, һәм безне тәкъва мөэминнәргә Имам кыл, алар дин эшләрендә безгә иярсеннәр! (74) Әнә шул зекер ителгән хак мөэминнәр төрле авырлыкларга сабыр иткәннәре өчен җәннәтнең бөек дәрәҗәсе белән бүләкләнерләр, һәм фәрештәләр аркылы Аллаһуның сәлам бүләгенә юлыгырлар. (75) Ул җәннәттә мәңге булганнары хәлдә, ул җәннәт ни күңелле урын вә ни яхшы тора торган җирдер. (76) Әйт: "Әгәр Аллаһуга ялваруыгыз һәм гыйбадәтегез булмаса, Аллаһ сезнең белән нәрсә эшләр иде, ягъни Аллаһуга гыйбадәт кылмасагыз һәм итагать итмәсәгез, Аңа ни өчен кирәксез? Ий кире тәкәббер кешеләр, тәхкыйк Коръәнне вә рәсүлне ялганга тоттыгыз, бу эшегез өчен сезгә ґәзаб лязем булды! (77)