Без сине Аллаһуга итагать итүче хак мөэминнәрне җәннәтләр белән шатландыручы итеп вә итагать итмәгән залимнәрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы итеп җибәрдек. (56) Әйт: "Мин сезгә ислам динен өйрәткәнем өчен сездән хак сорамыйм, мәгәр берәү мал биреп Аллаһуга якын булуны тели икән, Аллаһ күрсәткән урыннарга малын бирсен! (57) Аларның малына кызыкма, бәлки һәрвакыт тере һич үлми торган Раббыңа тәвәккәл ит, вә Аны мактап тәсбихләр әйт, бәндәләренең гөнаһларыннан хәбәрдар булырга Аллаһ үзе җитә. (58) Ул – Аллаһ Җирне, күкләрне вә алар арасында булган нәрсәләрне халык кылды алты көндә, соңра рәхимле Аллаһ Ґәрешкэ беркетелде, ул хакта галим кешедән сора. (59) Мөшрикләргә Әррәхмәнгә сәҗдә кыйлыгыз диелсә әйтерләр: "Әррәхмән нәрсә ул, синең әмерең белән белмәгән нәрсәгә сәҗдә кылыйкмы", – дип. Аллаһуга сәҗдә кылыгыз дигән сүз Аллаһудан качуларын арттырды. (60) Олугъ вә бөек Аллаһ күктә йолдызлар кылды вә аларга урыннар билгеләде, вә анда яктыртучы кояшны һәм ялтыраучы айны халык кылды. (61) Вә Ул – Аллаһ кич белән көндезне берсенең урынына икенчесе килә торган итеп халык кылды, Аллаһуның бу эшләре Аның берлеген вә кодрәтен белергә теләгән кешеләр өчен гыйбрәт һәм вәгазь, яки шөкер итәргә теләгән кешеләргә шөкер итүне лязем итәдер. (62) Аллаһуның яхшы бәндәләре җир өстендә тәртип белән вә түбәнчелек белән йөрерләр, әгәр аларны җаһилләр кирәкмәгән сүзләр белән хыйтаб итсәләр, аларга каршы гөнаһтан пакь сүзне әйтерләр. (63) Вә алар Раббыларына рөкугъ сәҗдә кылып намаз укуларын дәвам иттерерләр. (64) Алар әйтерләр: "Ий Раббыбыз бездән җәһәннәм ґәзабын алгыл, чөнки аның ґәзабы һәлак итүчедер. (65) Ул җәһәннәм тормак вә карарланмак өчен ни яман урын. (66) Вә алар мохтаҗга мал бирсәләр, исраф итмәсләр вә тарлык та кылмаслар, исраф белән тарлык арасында гадел торырлар. (67)