Аллаһ көндезне вә кичне алмаштырыр берсен берсе артыннан китерү белән, Аллаһуның бу эшендә гакыллы вә күзле кешеләргә гыйбрәтләр бар. (44) Аллаһ җир йөзендә булган барча җан иясен судан халык кылды, ул хайваннарның кайберләре корсагы өстендә йөрер, вә кайберләре ике аяк өстендә йөрерләр, вә кайберләре дүрт аяк өстендә йөрерләр, Аллаһ үзе теләгән мәхлукларны халык кылыр, бит Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитә. (45) Тәхкыйк Без дөреслекне генә бәян итә торган аятьләрне иңдердек, Аллаһ теләгән бәндәсен туры юлга күндерер. (46) Монафикълар әйтерләр: "Без Аллаһуга вә рәсүлгә иман китердек һәм аларга итагать иттек", – дип, соңра шул сүзләреннән соң Аллаһуга вә рәсүлгә итагать итүдән алардан бер фирка баш тартты, алар чын ышанучы түгел, иманнары юк. (47) Әгәр ул монафикълар Аллаһуга вә расүлгә чакырылсалар расүл аларның арасында хөкем итсен өчен, шул вакыт, безнең зарарыбызга хөкем итәр, дип, расүл янына килүдән баш тартырлар. (48) Әгәр ул монафикъларның башка кеше өстендә хаклары булса, расүлгә тиз-тиз ашыгып барырлар. (49) Яки аларның күңелләрендә имансызлык сырхавы бармы, яки синең пәйгамбәрлегендә шик итәләрме, яки Аллаһ һәм расүл хөкем иткәндә алар зарарына хөкем итәрләр дип куркалармы? Бәлки алар хактан баш тартып үзләренә золым итүчеләрдер. (50) Хак мөэминнәрнең сүзләре шул булды, әгәр Аллаһуга вә расүлгә чакырылсалар араларында хөкем итмәк өчен, ишеттек вә итагать иттек дип әйтмәкләредер. Әнә шундый әдәпле хак мөэминнәр мәңгелек бәхеткә ирешүчеләр. (51) Берәү Аллаһуга вә расүлгә итагать итсә вә Аллаһудан курыкса һәм гөнаһлы булудан сакланса, алар бөек дәрәҗәгә ирешүчеләрдер. (52) Монафикълар расүл хөкемен яратмаганлыкларын яшереп бик ныклап Аллаһ исеме илә ант иттеләр, әгәр син аларга йортларыннан чыгып китәргә боерсаң, әлбәттә, алар чыгарлар иде, син аларга әйт: "Ялганга ант итмәгез, итагать итүнең нәрсә икәнлеге мәгълүм эшдер, югыйсә ялганга ант итү итагать түгел, бит Аллаһ сезнең кыйлган эшләрегездән хәбәрдар. (53)