Алыш-биреш итеп сәүдә эшләренә алынмый торган ирләр, аларны алдый алмады дөнья эше Аллаһ зекереннән, вә намазлардан, вә зәкят бирүдән, алар күңелләр вә күзләр тетрәгән кыямәт көненең катылыгыннан куркалар. (37) Алар ул изгелекләрне эшлиләр, Аллаһ аларның кылган гамәлләренең күркәмерәге белән җәза кылсын өчен һәм Аллаһ үзенең юмартлыгыннан савабларын кылган гамәлләреннән арттырып бирсен өчен. Аллаһ теләгән бәндәсен хисапсыз ризыкландырыр. (38) Имансыз дин тотучыларның гамәлләренең мисалы, тигез киң җирдә рәшә (мираж) кебидер, бик сусаган кеше аны су дип белер һәм су эчәм дип анда барыр, хәтта барып җитсә ул җирдә һичнәрсә тапмас, имансызның гамәле нәкъ шундыйдыр, вә ул гамәле өстендә Аллаһуның хөкемен табар, Аллаһ аңа тулысынча хисап ясап тиешле җәзаны бирер. Бит Аллаһ бик тиз хисап итүчедер. (39) Яки ул имансыз дин тотучыларның гамәлләре, тирән диңгездә дулкынлыктан барлыкка килгән караңгылык кеби. Ул диңгезне дулкын каплый, ул дулкын өстеннән янә дулкын каплый, вә ул дулкын өстеннән кара болыт каплыйдыр, ошбу караңгылыклар берсе икенчесенең өстенә караңгылыктыр. Ошбу катлы-катлы караңгылык астында калган кеше, әгәр кулын чыгарса, ифрат караңгылыктан кулын күрергә якын да булмас. Аллаһ кемгә иман нурын бирмәсә, әлбәттә, аның иман нуры булмас! (40) Ий Мухәммәд г-м, беләсеңме дөреслектә Аллаһу тәгалә – Аңа җирдә вә күкләрдә булган мәхлукатлар тәсбих әйтерләр, канатларын һавада җәйгәннәре хәлдә кошлар да тәсбих әйтерләр. Тәсбих әйтүчеләрнең барчасы үзләренең намазларын вә тәсбихләрен белер булдылар. Аллаһу тәгалә ул мәхлукатның ни эшләгәннәрен белүче. (41) Җирдәге вә күкләрдәге һәм аларның араларында булган һәрнәрсә Аллаһ мөлкедер, вә ахирәттә кайту да Аллаһугадыр. (42) Әйә күрмәдеңме Аллаһ болытларны куар, соңра аларны бер-берсенә кушар, соңра аларны берсе өстендә икенчесең кылыр, һәм күрерсең, аларның араларыннан яңгыр чыгар, вә Аллаһ шул болытлардан тау күплегендә боз иңдерер, ул боз белән теләгән кешесен һәлак итәр вә теләгән кешесен коткарыр, вә шул болыт яшененең яктылыгы күзләрнең, нурын бетерергә якын булыр. (43)