Үзләрегездән ирсез хатыннарны вә хатынсыз ирләрне, һәм никах хакларын үтәргә яраклы булган яхшы колларыгызны вә җарияләрегезне өйләндерегез, әгәр өйләнүчеләр фәкыйрь булсалар, Аллаһ аларны бай кылыр үзенең юмартлыгы белән, шиксез Аллаһ киңлек иясе вә белеп эш кылучы. (32) Никахлану өчен мал таба алмаган ярлы кешеләр сабыр итсеннәр Аллаһ аларга байлык биргәнгә чаклы, һәм зинадан саклансыннар. Үзегез сатып алган ир вә хатын колларыгыз, сездән азатлык язуын сорасалар, аларга азатлык язуын бирегез әгәр аларның мал кәсеп итеп ул малны сезгә китереп тапшырачагына ышансагыз. Ягъни хуҗасы колга эшләп мең сум акча китереп бирсәң мин сине азат итәм, дип кулына вакытлыча азатлык язуын биреп чыгарып җибәрә. Кол шул акчаны китереп тапшырса, бөтенләй азат була. Аллаһ әйтте: "Азат итәчәк колларыгызга Без сезгә биргән малдан өлеш бирегез", – дип. Димәк әлеге кол табып китергән мең сумны барын да алмыйча киметеп алу ваҗиб буладыр, күбрәк киметү яки бөтенләй бушка азат итү зур саваблы эшдер. Янә дөнья малын кәсеп итәр өчен кол хатыннарыгызны зинага көчләмәгез, чөнки кайбер хуҗалар үзләренең кол хатыннарын зина кылып акча җыярга көчләделәр, Аллаһ бу эштән тыйды. Әгәр ул кол хатыннарны хуҗасы зинага көчләсә, ул кол хатыннарның көчләнеп зина кыйлганнары соңында Аллаһ аларны ярлыкаучы вә рәхмәт итүче. (Җавабы вә гөнаһы көчләүче хуҗаларына булыр.) (33) Тәхкыйк Без сезгә хәрам хәләлне коручы аятьләрне иңдердек, вә сездән әүвәл яшәгән кешеләрнең тарихларын бәян итүче аятьләрне иңдердек, һәм гөнаһтан сакланучы тәкъва кешеләргә вәгазьләр иңдердек. (34) Аллаһ җирне вә күкләрне кояш вә ай белән яктыртучыдыр. Аллаһ нурының мөэмин күңелендә мисалы, эчендә шәм янып торган өйнең тәрәзәсе кебидер, ул шәм пыяла лампа эчендәдер, лампа биш зур йолдызның берсе кебидер. Ул лампа уты яндырылыр зәйтүн агачының мае белән, ул агач көн чыгышында да түгел, көн батышында да түгел – урталыктадыр. Аның мае ут ирешмәсә дә яктырырга якын булды. Шәм яктылыгы лампа яктылыгы өстенә яктылыктыр. Ягъни мөэминнең иман нуры өстенә Коръән нуры өстәлмә нурдыр. Аллаһ Коръән нурына үзе теләгән кешесен күндерер, вә Аллаһ кешеләр өчен мисал китерәдер гыйбрәтләнсеннәр өчен. Бит Аллаһ һәрнәрсәне белүче. (35) Ул яктылык бирүче шәм мәсҗидләрдә булыр, Аллаһ боерды ул мәсҗидләрне зурларга һәм Аллаһ исемен зекер итәргә, ул мәсҗидләрдә Аллаһуга тәсбих әйтерләр иртәләрдә вә кичләрдә. (36)