Әгәр ул өйдә һичкем булмаса яки кеше булып та керергә рөхсәт бирелмәсә, ул өйгә кермәгез, әгәр сезгә кайтыгыз дип әйтелсә, кайтыгыз, кайтып китүегез сезнең өчен гөнаһтан пакьрәктер. Аллаһ сезнең эшләрегезне белер, шуңа карата җәза бирер. (28) Кеше тормый торган өйгә кереп файдаланып чыгуыгызда сезгә гөнаһ юктыр. Аллаһ сезнең күрсәтеп эшләгән эшләрегезне дә вә яшерен эшләгән эшләрегезне дә беләдер. (29) Әйт мөэминнәргә, карарга ярамый торан нәрсәләрдән күзләрен йомсыннар һәм күрсәтергә ярамый торган әгъзаларын күрсәтмәсеннәр вә ике бот арасын зинадан сакласыннар, бу әйткәнне эшләү аларга пакьлектер. Дөреслектә Аллаһ аларның кыйлган эшләреннән хәбәрдар. (30) Әйт мөэмине хатыннарга, карарга ярамаган нәрсәдән күзләрен йомсыннар вә фәҗерләрен зинадан сакласыннар һәм кул белән йөзләреннән башка булган зиннәт урыннарын ачмасыннар, мәгәр һәрвакыт ачык була торган йөзләрен, ике кулларын вә тәпиләрен ачсалар ярый, һәм башларын, муеннарын вә күкрәкләрен пәрдәләр белән капласыннар, вә зиннәтләрен ачмасыннар. "Аллаһ мөселман булган хатын-кызларны чәчләрен, муеннарын, беләкләрен, тубыкларын, югары чәлтерләрен, колак алкаларын, муенга таккан зиннәтләрен һәм беләзекләрен ят ирләргә күрсәтүдән тыйды", мәгәр бу әйтелгәннәрне үзенең иренә, яки аталарына, яки ирләренең аталарына, яки үзләренең ир туганнарына, яки үзләренең балаларына, яки ирләренең балаларына, яки бертуган кардәшләренең балаларына, яки кыз туганнарының балаларына, яки мөселман булган хатыннарга, яки үзе хуҗа булган кол иргә вә кол хатынга, һәм шәһвәт куәте булмыйча хатыннарга ихтыяҗы булмаган фәкать хатыннар янына ашар-эчәр өчен генә килә торган ят ирләргә, һәм хатыннарга якынлык кыйлырга көче етмәгән, ягъни бәләгатькә ирешмәгән ир балаларга, шушы зекер ителгән кешеләргә чәчләрен, муеннарын, колак алкаларын, беләкләрен, беләзекләрен, балтырларын күрсәтсәләр гөнаһ булмас, вә ул хатыннар урамда йөрегәндә аякларын аякларына бәрмәсеннәр күренмәгән зиннәтләрен белдермәк өчен, ягъни йөрегәндә аяк тавышларын да чылтырауклы зиннәтләренең дә тавышларын ишеттереп йөрмәсеннәр! Ий мөэминнәр, һәммәләрегез дә Аллаһуга тәүбә итегез, шаять дөнья вә ахирәттә бәхетле булырсыз. (31)