Ий мөэминнәр, шайтанның фәхеш гөнаһлы эшләрне яхшы итеп күрсәтүенә иярмәгез, берәү шайтан юлына керсә, шайтан үзенә ияргән кешене фәхеш вә гөнаһлы эшләрне эшләргә өндәр, шулай итеп үзенә ияргән кешене алдар. Әгәр сезгә Аллаһуның фазълы вә рәхмәте булмаса иде, Сезләрдән һичберегез гөнаһыннан мәңге пакьләнуче булмас иде, ләкин Аллаһ үзе теләгән кешесен тәүбәсен кабул итү белән гөнаһтан пакьләр Аллаһ сүзләрне ишетүче вә куңелләрне белүче. (21) Ий мөэминнәр, сездән һичкем якын кардәшләренә, мескеннәргә һәм Аллаһ ризасы өчен диннең дөрес җиренә күчеп килгәннәргә мал бирмәскә, ярдәм итмәскә ант итмәсен, бәлки кимчелекләрен гафу итегез вә хаталарын кичерегез, Аллаһу тәгаләнең үзегезне ярлыкавын әллә сөймисезме? Аллаһ белеп ярлыкаучы вә белеп рәхмәт итүче. (22) Зина кылудан гафил вә пакь мөэминә хатыннарны зиначы дип сүгүче кешеләр дөньяда һәм ахирәттә ләгънәт ителделәр һәм аларга олугъ ґәзаб булыр. (23) Кыямәт көнендә ул пакь хатыннарны сүгүче кешеләрнең телләре вә куллары һәм аяклары кылган эшләре белән шәһадәт бирерләр. (24) Ул көндә Аллаһ аларга тиешле җәзаларын бирер һәм алар Аллаһуның хаклыгын белерләр хак белү белән. (25) Пычрак хатыннар – пычрак ирләргәдер, вә пычрак ирләр – пычрак хатыннаргадыр, вә пакь хатыннар – пак ирләр өчендер, вә пакь ирләр – пакь хатыннар өчендер. Гаишә вә Сафван алар әйткән зинадан пакьлардыр. Алар өчен ярлыкау һәм күркәм булган җәннәт нигъмәтләре бардыр. (26) Ий мөэминнәр, үзегезнең өйләрегездән башка өйләргә рөхсәт алмыйча һәм сәлам бирмичә кермәгез, рөхсәт сорагыз һәм өйдә булган кешеләргә сәлам бирегез. Әнә шулай эшләсәгез сезнең өчен хәерледер, шаять вәгазьләнерсез! (27)