Сездән бер җәмәгать синең алдыңа: "Гаишә разыйәллаһу ґәнһә зина кылды", – дип зур ифтира белән килде. Ий Мухәммәд г-м вә Гаишә: сез бу ифтираны үзегезгә зарарлы дип уйламагыз, бәлки сезнең өчен хәерледер. Ул ифтира итүче җәмәгатьнең һәр берсенә булачактыр кәсеп иткәннәре хәтле гөнаһ. Алардан олугъ ифтираны башлап сөйләүчегә ахирәттә олугъ ґәзаб булыр. (11) Ни өчен ул хәбәрне ишеткәч күңелегездән яхшы уй уйламадыгыз, мөэмин ирләр вә мөэминә хатыннар үзләре хакында яхшылыкны уйлаганнары кеби, вә ни өчен бу хәбәр ачык ялган дип әйтмәдегез. (12) Гаишә зина кыйлды диючеләр дүрт шаһид китерсәләр иде, әгәр дүрт шаһид китермәсәләр, алар Аллаһ хозурында ялганчылардыр. (13) Әгәр сезгә дөньяда вә ахирәттә Аллаһуның фазълы вә рәхмәте булмаса иде, әлбәттә, ий сез ялган сөйләүчеләр төшкән гөнаһыгыз сәбәпле сезне олугъ ґәзаб тотар иде. (14) Ул зина хәбәрен телегез белән каршы аласыз, аннары авызыгыз белән сөйлисез, ләкин ул хәбәр хакында белемегез, дәлилегез юк, янә сез уйлыйсыз ул җиңел эш, анда гөнаһ юк дип, әмма Аллаһ хозурында ул зур эшдер, ґәзабы каты булыр. (15) Ул хәбәрне ишеткәч ни өчен әйтмәдегез, андый сүзне сөйләү безгә лаек түгел, сөбхәналлаһ ошбу сүз бик олугъ боһтандыр, дип. (16) Аллаһ сезне вәгәзьлидер бу кеби сүзгә мәңге кайтмагыз вә сөйләмәгез, әгәр мөэмин булсагыз, дип. (17) Аллаһ сезгә аятьләрен бәян итәдер, шаять вәгазьләнерсез, Аллаһ белүче вә хөкем итүче. (18) Мөэминнәр арасында фәхеш эшнең фаш булуын сөйләүчеләргә дөньяда вә ахирәттә рәнҗеткүче ґәзаб булыр, Аллаһ күңелләрдә булган нәрсәне белер, әмма сез белмәссез. (19) Әгәр сезгә Аллаһның фазълы вә рәхмәте булмаса иде, әлбәттә, дөньяда ґәзаб кылыр иде, тәхкыйк Аллаһ бәндәләренә йомшак вә рәхимле. (20)