Вә алар бирә торган садакаларын күңелләре Аллаһудан курыккан хәлдә бирерләр. (60) Әнә шул эшләрне эшләүче хак мөэминнәр һәрвакыт изгелеккә ашыгалар, вә алар изгелекләрне кыйлуда ихлассыз мөселманнарны узучылардыр. (61) Бер кешене дә көче җитмәгән нәрсә белән көчләмибез, Безнең кулыбызда китаптыр – ул Ләүхүл-мәхфуздадыр, ул китап кылган гамәлләрне хаклык белән сөйләр, ә кешеләр хаксыз золым ителмәсләр. (62) Бәлки динсезләрнең күңелләре ошбу Коръәннән гафләттә вә наданлыктадыр, ул имансызлар өчен мөэминнәрнең гамәленнән башка гамәлләр бардыр ки, ул батыл гамәл нәҗес эшләрдер, алар ул эшләрне эшләүчеләрдер. (63) Аларның байларын ґәзаб белән тотсак, ярдәм сорап кычкырырлар. (64) Аларга әйтелде: "Сез бүген ярдәм сорап кычкырмагыз, чөнки сезгә Безнең тарафтан ярдәм ирешмәс. (65) Тәхкыйк Минем аятьләрем сезгә укылды, ул вакытта сез аны ишетмәс өчен артыгызга борылып китә идегез. (66) Тәкәбберләнеп Коръәнне яманлап сөйләгәнегез хәлдә аңардан баш тарта идегез. (67) Әйә алар Коръәндәге файдалы булган хак сүзләрне уйлап фикерләп карамыйлармы, яки әүвәлдәге аталарына килмәгән иминлек Аллаһ ґәзабыннан котылу боларга килгәнме? (68) Яки расүлләре булган Мухәммәд г-мнең хак сүзле вә күркәм холыклы икәнен белмәделәрме, белсәләр дә аны инкяр иттеләр. (69) Яки алар расүлне җенле диләрме? Бәлки расүл аларга һәр гакыллы ышана торган хаклык белән килде, шулай да аларның күбрәге хакны яман күрәләр. (70) Коръән яки пәйгамбәр аларның теләгенә, нәфесләренә иярә торган булса иде, әлбәттә, җир вә күкләр һәм җир, күкләрдә булган һәрнәрсә бозылыр, яраксыз булыр иде. Бәлки Без аларга һәрнәрсәдән хәбәр бирүче хакыйкый вәгазь китабы Коръәнне бирдек, алар исә Коръәннән баш тартучылар. (71) Яки пәйгамбәрлек бурычыңны үтәгән өчен алардан хак сорыйсыңмы, әмма Раббыңның бирәчәк нигъмәтләре хәерледер, Ул – Аллаһ ризыкландыручыларның хәерлесе. (72) Син, әлбәттә, аларны туры юлга чакырасың. (73) Ахирәт көненә ышанмаучылар, тырышып туры юлдан читкә авышалар. (74)