Ий кешеләр сезгә ґәҗәб мисал китерелде, аны ишетегез, Аллаһудан башка Илаһә тоткан сынымнарыгыз бер чебен дә халык кыла алмаслар, гәрчә бар да җыелсалар да, әгәр сынымнарыгыз өстеннән бернәрсәне чебен алып китсә, ул нәрсәне кире кайтарырга сынымнарыгыз кадир булмаслар, сынымга табынып аңардан ярдәм таләп итүче кеше дә загыйфь булды, ярдәм таләп ителмеш сыным да загыйфь булды. (73) Кешеләр Аллаһуны тиешле зурлау белән зурламадылар, Аллаһ куәтле вә җиңүчедер. (74) Аллаһ пәйгамбәрләргә килә торган илчене фәрештәләрдән ихтыяр итәр вә кешеләргә килә торган илчене кешеләрдән ихтыяр итәр, бит Аллаһ ишетүче вә күрүче. (75) Аллаһ фәрештәләрнең дә, кешеләрнең дә алларындагы эшләрен вә артларындагы эшләрен белер, эшләрнең барчасы Аллаһуга кайтарылмыш булыр. (76) Ий мөэминнәр, рөкугъ сәҗдә кылып намаз укыгыз, Раббыгызга гыйбадәт итегез вә мөселманнар арасында яхшылыкны кылыгыз шаять ґәзабтан котылырсыз. (77) Аллаһ юлында җиһад кылыгыз, ислам файдасына көчегез җиткән хәтле хак тырышу илә тырышыгыз! Ул – Аллаһ ислам дине өчен сезне ихтыяр итте, ислам динендә Аллаһ сезгә тарлык кылмады, бәлки киңлек кылды, бу иркен Ислам дине атагыз Ибраһим г-мнең милләтедер, Ул – Аллаһ Ибраһим милләтендә булган динчеләрне мөселман дип вә хәзерге Коръән белән гамәл кылучыларны да мөселман дип атады, кыямәт көнендә Мухәммәд г-м сезгә шаһид булсын өчен ки, сез аның шәригатен кабул иттегез, һәм үзегез мөселман булуыгыз белән башка кешеләргә шаһид булуыгыз өчен, намазларыгызны укыгыз, зәкятләрегезне бирегез, һәм Аллаһуга тапшырылып Аның хөкемнәренә таза ябышыгыз! Бит Ул сезнең ярдәмче мәүләгездер, Ул ни хуш мәүләдер вә ни хуш ярдәмчедер. (78)