Ий мөэминнәр! Үзегезне һәм динегезне саклау өчен кәферләрнең һөҗүменә каршы сугышу сезгә фарыз ителде. Ләкин үзегез өчен файдалы сугыш сезгә яман күренде, янә үзегез өчен изге булган нәрсәләрнең сезгә яман булып күренүе бик якын һәм үзегез өчен зарарлы булган нәрсәләрнең, сөекле булып күренүе бик якын. Сезгә нәрсә файдалы, нәрсә зарарлы икәнлекне Аллаһ белә, әммә сез белмисез. (216) Сугышу хәрам булган айда сугышуның хөкемнәрен синнән сорыйлар. (Мөшрикләрнең кәрванчылары белән сахәбәләр арасында кечкенә сугыш булды, рәҗаб ае иде.) Хәрам булган айда сугышу – зур гөнаһ, дип әйт! Әмма кешеләрне Аллаһ юлыннан тыю, Аллаһуга яки Аның, китабына ышанмау, мәсҗид Хәрамда намаз укудан тыю яки мөселманнарны аннан куып чыгару, бу эшләр Аллаһу каршында тагын да зуррак гөнаһдыр. Кешеләр арасына фетнә салу үтерүдән дә гөнаһ һәм зарары олуграктыр. Мөшрикләр, туктамыйча, сезнең белән һаман сугышырлар, хәтта сезне хак динегездән чыгарып мөшриклеккә кайтарганнарына чаклы, әгәр көчләре җитсә. Сезләрдән берәү, Коръән юлын ташлап, бидеґәт гамәлләрдән төзелгән батыл дингә кайтса, һәм Коръән юлына кермичә кәфер хәлендә үлсә, аның дөньяда һәм ахирәттә бөтен гамәлләре юкка чыгар. Андый кешеләр ут әһелләре, алар җәһәннәмдә мәңге калырлар. (217) Дөреслектә, иман китергән хак мөэминнәр ислам динен куәтләр өчен Коръән белән гамәл кыйлучы хак мөселманнар янына күчеп киттеләр һәм ислам динен яклап көферләргә каршы сугыштылар, алар бу эшләрне Аллаһуның рәхмәтен өмет итеп эшләделәр. Аллаһ әнә шундый мөэминнәрне ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучы. (218) Ий Мухәммәд г-м! Синнән хәмер һәм отыш уены хакында сорашалар. Әйт: "Ул нәрсәләрдә зур гөнаһ бар һәм кешеләргә аз гына файдасы да бар, ләкин файдасына караганда гөнаһы һәм зарары зуррак". Янә синнән: "Садака кылып нәрсә бирик һәм күпме бирик", – дип сорыйлар. "Үзегездән арткан малны бирегез һәм гафу итегез", – дип әйт. Әнә шулай Аллаһ сезгә үзенең аятьләрен ачык бәян итә, шаять, фикерләп карарсыз да аңларсыз! (219)