Кыямәт көнендә патшалык ялгыз Аллаһ кулында булыр, кешеләр арасында гаделлек илә хөкем итәр, иман китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәргә нигъмәтләр белән тулган җәннәтләр булыр. (56) Имансыз булып Безнең аятьләребезне ялган диючеләргә ниһаять, каты ґәзаб булыр. (57) Хак мөэминнәр Аллаһ юлында дин өчен күчеп киттеләр, соңра кәферләрдән үтерелделәр яки үлделәр, әлбәттә аларны Аллаһ күркәм ризык белән ризыкландырыр, Аллаһ ризык бирүчеләрнең хәерлесе. (58) Дәхи аларны яхшы урынга хөрмәтләп кертер, алар Аллаһудан риза булырлар, әлбәттә, Аллаһ һәркемнең күңелен вә эшен белүче вә мөэминнәргә йомшактыр. (59) Эш Без әйткәнчәдер. Берәү икенче берәүдән зарар күреп, үзенә ирешкән зарар хәтле белән зарар ирештерүчедән үч алса, соңра бу үч алучыга икенче мәртәбә зарар ирештерелсә, ул икенче мәртәбә зарар күрүчегә, әлбәттә, Аллаһ ярдәм бирер, дөреслектә Аллаһ мөэминнәрне гафу итүче вә гөнаһларын ярлыкаучы. (60) Аллаһуның гадел хөкемнәре яки ярдәмнәре, шуның өчендер Аллаһ кичне көндез урынына кертер вә көндезне кич урынына кертер, Аллаһ сүзләрне ишетүче, һәрнәрсәне күрүчедер. (61) Янә ул ярдәм Ул – хак Аллаһ булганы өчендер, һәм мөшрикләрнең Аллаһудан башкага гыйбадәт кылган нәрсәләре – батыл булганы өчендер, һәм Аллаһ – бөек вә олугъ булганы өчендер. (62) Күрәсеңме, Аллаһ күктән яңгыр иңдерер, аның белән җир йөзе яшелләнер, Аллаһ вак һәм нечкә нәрсәләрне белүче Ләтыйфдер, һәр нәрсәдән хәбәрдар. (63) Җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләр Аның мөлкедер, дөреслектә Ул – Аллаһ бай вә барча сыйфаты белән мактаулы. (64)