Дәхи Сөләйманга шайтаннарны итагать иттердек, диңгезгә чумып җәүһәр ташларын чыгара торганнарын вә диңгезгә чумудан башка да эшләрне беләләр иде. Вә Без аларны карап тордык Сөләйманга итагать итсеннәр өчен. (82) Вә Әййубне дә хәтерләгез, Ул Раббысына дога кылды: "Ий Раббым мине сырхау вә катылык тотты, вә Син рәхмәт итүчеләрнең иң рәхимлесе, миңа да рәхмәт ит". (83) Без аның догасын кабул иттек вә аңарда булган сырхау һәм бәлане җибәрдек вә анар өй әһелләрен кайтарып бирдек, вә балаларын, малларын ике өлеш арттырып бирдек үз хозурымыздан рәхмәт йөзеннән, вә Аллаһ колларына гыйбрәт булсын өчен. (84) Вә Исмагыйлне, вә Идрисне, вә Зүл-кифелне хәтерләгез, боларның барчасы бәла-казаларга сабыр итүчеләрдән иде. (85) Без аларны рәхмәтебезгә керттек, чөнки алар чын изгеләрдән иделәр. (86) Йунусны да хәтерләгез, ачуланып кавеменнән аерылып китте, ул уйлады кавемен ташлап киткән өчен Безнең аңа хөкем булмас дип. Ул караңгыда яки балык эчендә дога кылып әйтте: "Йә Аллаһ синнән башка һич Илаһә юк, мәгәр син генә, Сине һәр кимчелектән пакь дип беләмен, Синең рөхсәтеңнән башка кавемемне ташлап китүем белән үземә золым итүчеләрдән булдым". (87) Аның догасын кабул иттек, вә аны кайгысыннан коткардык, әнә шулай мөэминнәрне коткарабыз. (88) Вә Зәкәрьяне дә хәтерләгез, Раббысына дога кылып әйтте: "Йә Рабби мине баласыз ялгыз калдырма, бит Син варисларның иң хәерлесесең!" (89) Аның догасын кабул иттек, вә аңа Яхъяны бирдек, вә аның хатыны бала тудырмый торган иде, тудыра торган кылдык, алар яхшы эшләргә ашыгучы булдылар, вә Безнең хозурымызда булган сәвабка кызыгып һәм куркып дога кылалар иде, һәм Бездән даим куркучы булдылар. (90)