Аларны әмеребез белән кешеләрне хак дингә күндерүче Имамнар кылдык һәм аларга хәерле эшләрне вәхий кылдык, вә намаз укуны, зәкят бирүне вәхий иттек, вә алар Безгә генә ихлас гыйбадәт кылучы булдылар. (73) Дәхи Лут г-мгә хикмәт вә белем бирдек вә аны кабахәт вә нәҗес эшләрне эшләүче Садум кавеменнән коткардык, тәхкыйк алар яман холыклы фәсыйк кавем иделәр. (74) Вә Лутны рәхмәтебезгә керттек, әлбәттә ул изге кешеләрдәндер. (75) Вә Нухны рәхмәтебезгә керттек, ул Луттан элек кавеменең, һәлак булуы өчен дога кылды, догасын кабул иттек вә үзен һәм аңа ияргән мөселманнарны олугъ туфаннан коткардык. (76) Вә аятьләребезне ялган диюче кәферләр зарарыннан сакланырга ярдәм бирдек, ул кәферләр бик явыз кавем иделәр, шуның өчен һәммәсен туфанга батырып һәлак иттек. (77) Вә Дауд илә Сөләйманны дә хәтерләгез, бер кешенең игенен башка кешенең куйлары кич белән кереп, ашап вә таптап юкка чыгарган иделәр, шул хакта алар икесе хөкем иттеләр, вә Без аларның хөкемнәренә шаһит булдык. (78) Иген хакында дөрес хөкем итүне Сөләйманга аңлаттык. Дауд, тапталган иген бәрабәренә иген хуҗасына куйларны бирергә хөкем итте. Бу вакытта Сөләйман 13 яшендә иде, атасы Даудның хөкеменә риза булмыйча, бу хөкемнән яхшырак хөкем бар диде. Ул әйтте: "Куйлар вакытлыча иген хуҗасына бирелсен, иген хуҗасы куйларның сөтеннән вә йоннарыннан файдаланып торсын. Ә куйлар хуҗасы, җирне эшкәртеп иген чәчеп үстереп бирсен, аннары куйларын кайтарып алыр", – дип. Аларга һәр икесенә файдалы белем вә шәригать хөкемнәрен бирдек, вә Даудка тауларны һәм кошларны иярттек, Дауд белән бергә тәсбих әйтерләр иде. Вә Без бу әйтелгәннәрне барын да эшләдек. (79) Вә Даудка сезнең өчен сугыш киемнәрен тегергә өйрәттек, ул киемнәр белән сезне кылыч зарарыннан сакламак өчен. Әйә сез шуның өчен шөкер итәсезме? (80) Вә Сөләйманга каты искүче җилне ихтыяр иттек, ул җил Сөләйманны күтәреп, аның әмере белән Без бәрәкәтле кылган җиргә барыр булды. Без һәр нәрсәне белүче булдык. (81)