Аллаһ әйтер: "Әйе, эш син әйткәнчәдер, дөньяда вакытыгызда Без сезгә күз, колак, тел һәм гакыл биргән идек һәм һәрнәрсәне бәян итүче китап иңдергән идек, ләкин сез Безнең аятьләребезне оныттыгыз һич кирәксенмәдегез, Безнең аятьләребезне онытканың кеби, бүген җәһәннәмдә калып онытылырсың. (126) Нәфесенә ияреп чиктән үтеп киткән һәм Раббысының аятьләренә ышанмаган кешеләргә дә шундый җәза бирәчәкбез, ахирәт ґәзабы, әлбәттә, дөньяныкыннан катырак һәм мәңге калучырак. (127) Әйә кешеләргә Коръән бәян итмәдеме – әүвәлгеләрдән күпме өммәтне һәлак иттек, бит бүгенге кәферләр Без һәлак иткән кәферләрнең җирләреннән үтеп йөриләр, аларның шулай, Аллаһ ґәзабы белән һәлак булуларында, әлбәттә, гакыл ияләренә зур гыйбрәт бар. (128) Хәзерге кәферләргә ґәзабны кичектерү белән Аллаһуның вәгъдәсе булмаса иде һәм кыямәт көне вә һәркем үләчәк көне билгеләнмәгән булса иде, әлбәттә аларга ґәзаб дөньяда лязем булыр иде. (129) Кәферләрнең яман сүзләренә вә золымнарына сабыр ит һәм Раббыңны мактап тәсбихләр әйтеп намаз укыгыл кояш чыгудан элек, вә кояш баюдан элек вә кичке сәгатьләрдә, ягъни ахшам, йәстү намазларын укыгыл, вә көн тарафында, таң һәм өйлә намазларын укыгыл, шаять Аллаһудан разый булырсың. (130) Без кәферләрне файдаландырган дөнья байлыгына күзләреңне сузма, ул байлык дөнья тереклегенең зиннәте, аларга ул байлыкны сынар өчен бирәбез, шөкер итмәсәләр ґәзаб кылыр өчен. Раббыңның сиңа хәзерләгән ризыклары хәерлерәк һәм мәңгелегрәк. (131) Ий Мухәммәд г-м! Өй әһлеңне вә өммәтеңне намаз укырга боер, ярлы булсаң да намаз уку, намазга өйрәтү һәм намазга боеру мәшәкатьләренә сабыр ит, Без синнән ризык сорамыйбыз, бәлки Без сине үзебез ризыкландырабыз, бит эшнең ахырдагы уңышы вә шатлыгы тәкъва кешеләр өчендер. (132) Мөшрикләр әйттеләр: "Мухәммәд г-м үзенең пәйгамбәрлегенә дәлаләт итә торган берәр могҗиза күрсәтсә, ни булыр иде". Әйә аларга әүвәлге китапларда ачык аятьләр вә могҗизаләр килмәдеме? (133) Әгәр кәферләрне Коръән иңмәс борын ґәзаб белән һәлак иткән булсак, ул вакытта әйтер иделәр: "Ий Раббыбыз әгәр безгә пәйгамбәр җибәргән булсаң, үлеп хурлыкка вә түбәнлеккә ирешмәс борын, әлбәттә, Синең аятьләреңә ияргән булыр идек". (134) Әйт: "Барча кешеләр эшләренең ахыр хәлен көтмәктәләр, сез дә көтегез, әлбәттә, тиздән белерсез туры вә хак юл кешеләре кемнәр икәнен һәм азгынлыктан чыгып хак юлга, ягъни Коръән юлына күнелгән кешеләр кемнәр икәнен. (135)