Аллаһу тәгалә затында вә сыйфатында мәхлуктан бөек булды, Ул һәрнәрсәгә хаклык белән хуҗа булды, Җәбраил вәхийне укып тәмам итмәстән элек, онытырмын дип укырга ашыкма. Ягъни фәрештә укыганда аның белән бергә укыма, бәлки тыңлап тор. Дәхи Раббым белемемне арттыр диген! (114) Минем гаһедемне беренче буларак Адәм г-м бозды, бу агачтан ашама, дип, аңа әмер итмеш идек, ләкин ул Безнең әмерне онытты, Без тыйган эштән тыелырга аңарга сабырлык куәтен тапмадык. (115) Фәрештәләргә, хөрмәт йөзеннән Адәмгә сәҗдә кылыгыз дип әйткән вакытыбызда фәрештәләр һәммәсе сәҗдәгә киттеләр, мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, Аллаһ әмереннән баш тартты. (116) Әйттек: "Ий Адәм, ошбу Иблис, әлбәттә, сиңа вә хатыныңа дошман, саклан, сезне җәннәттән чыгармасын, әгәр җәннәттән чыксаң, күп авырлык чигәрсең. (117) Дөреслектә сиңа җәннәттә ачлык вә ялангачлык юкдыр. (118) Дәхи син анда сусыз булмассың һәм кояш кызуына пешмәссең. (119) Шайтан Адәмгә вәсвәсә кылды вә әйтте: "Ий Адәм, җәннәттә мәңге калуга вә бетми торган байлыкка ия булуга сәбәпле җимешне сезгә күрсәтимме" – дип хәрам җимешне ашарга кызыктырды. (120) Һәм Адәм һәм Хәва хәрам җимешне ашадылар, дәрхәл өсләреннән киемнәре төшеп гаурәтләре ачылды, бик ашыгып җәннәттәге бер агач яфрагы белән гаурәтләрен капларга тотындылар, шулай итеп Адәм Раббысына гөнаһлы булды, дошманының ялган сүзенә ияреп максатына ирешүдән коры калды. (121) Соңра Раббысы тәүбә иттереп үзенә якын итте вә тәүбәсен кабул итеп гөнаһын гафу итте һәм хаклыкка күндерде. (122) Аллаһ Адәм илә Иблискә әйтте: "Бер-берегезгә дошман булганыгыз хәлдә җәннәттән чыгыгыз, әмма Миннән сезгә, әлбәттә, туры юлга күндерүче китап килер, Минем Һидәятемә ияргән кеше адашмас һәм бозылып явызлардан булмас. (123) Вә берәү Минем китабым белән гамәл кылудан вә Мин күрсәткән туры юлдан барудан баш тартса, аңа һидәятсез вә бәхетсез тар тормыш булыр, кыямәт көнендә Без ул кешене күзе һәм күңеле сукыр хәлдә кубарырбыз. (124) Сукыр хәлендә кубарылгач әйтте: "Йә Рабби мине ни өчен сукыр хәлемдә кубардың, бит мин дөньяда вакытымда күзле идем?" (125)