Билгеле олугъ көннәрдә ягъни хаҗ көннәрендә Аллаһуны күп зекер итегез! Берәү хаҗ кылганда Минәдән ашыгып, икенче көнне Мәккәгә кайтса аңа гөнаһ юк, берәү кичегеп, өченче көнгә калса, аңа да гөнаһ юктыр, гөнаһтан сакланучылар өчен. Шулай булгач, Аллаһудан куркыгыз! Гөнаһлардан сакланыгыз! Яхшы белегез, хөкемгә Аллаһуга кайтасыз. (203) Ий Мухәммәд г-м! Дөнья тереклегендә кайбер кешеләрнең татлы сүзе, якты йөзе сине гаҗәбләндерер һәм шатландырыр, күңелемдәге изге ниятне Аллаһ белә дип Аллаһуны үзенә шаһид кыйлып сөйләр, әммә үзе синең һәм мөселманнарның зарарына йөрүче дәгъвәтчеләрнең иң катырагы булыр. (Әхнәс исемле бер залим пәйгамбәр янына килеп мин мөселман булырга килдем, минем изге ният белән килгәнемне Аллаһ беләдер диде. Мухәммәд г-м аның күңелендәге явыз ниятен белмәде. Бу залим кайтканда мөселманнарның игеннәрен яндырып, хайваннарны үтереп китте). (204) Ул залим синнән аерылгач җир өстендә йөрер яман эшләрне кыйлмак өчен һәм игеннәрне, хайваннарны һәләк итеп нәселен бетермәк өчен. Аллаһу тәгалә явызлыкны, зарарлы эшләрне һич тә сөйми. (205) Әгәр ул залимга Аллаһудан курык дип әйтелсә, тотар аны ачу һәм наданлык гайрәте тәкәбберләнеп явыз эшләрне, төрле гөнаһларны эшләмәк өчен. Аңа ґәзаб йөзеннән җәһәннәм газабы җитәр. Ул җәһәннәм – анда кайтучылар өчен нинди яман урын. (206) Янә кешеләрдән шундый кеше бар, бөтен вөҗүден биреп Аллаһу тәгаләнең ризалыгын сатыл алыр, ягъни хаклык өчен шаһид булганчы көрәшер, сугышыр, үлемнән курыкмас. Аллаһ әнә шундый коллары өчен бик тә рәхимле. (207) Ий мөэминнәр! Һәммәгез дә берләшкән хәлегездә Коръән эчендә булган тынычлык, хаклык юлына керегез! Әмма Коръән хөкемнәренә, тынычлык юлына каршы булган шайтан юлына кермәгез! Ул сезгә мәгълүм булган ачык дошман. (208) Аллаһ сезгә Коръән белән һәрнәрсәне ачык бәян иткәннән соң хактан тайсагыз, Аллаһ сызган сызыктан читкә чыксагыз, яки ислам динен шайтан гамәлләре һәм кәфер эшләре белән бутап пычратсагыз, диннең дөреслеген югалтсагыз ул вакытта яхшы белегез! Әлбәттә Аллаһ галиб-җиңүче һәм каты хөкем итүче. (209) Коръән белән гамәл кылмаучы төрле фиркаләр көтмиләр Аллаһудан һичнәрсәне, мәгәр караңгы болыт эченнән Аллаһуның каты газабы килгәнен яки фәрештәләрнең ґәзаб белән килгәнен көтәләр. Аллаһуның әмере үтәлде, ягъни Коръән белән гамәл кылучыларга һидәять булачагы, вә Коръән белән гамәл кылмаучыларга хактан адашу булачагы Аллаһудан хөкем ителде. Барча эш хөкемгә Аллаһуга кайта. (210)