Ий Мухәммәд г-м, әнә шулай үткәндәге кавемнәрнең хәбәрләрен сиңа укыйбыз. Тәхкыйк Без сиңа үз хозурыбыздан Коръәнне бирдек, ул Коръәндә һәрберсенең хәбәре бар. (99) Берәү Коръәннән баш тартса, әлбәттә, ул кеше кыямәт көнендә каты ґәзабны күтәрер. (100) Алар анда мәңге калырлар, ул газап аларга кыямәт көнне ни яман йөк булыр. (101) Кыямәт көнне сурга өрелер, ул көндә Коръән белән гамәл кылучыларны чагыр күзле итеп кубарырбыз. (102) Алар үзара сөйләшерләр, сез дөньяда ун көн генә тордыгыз, дип. (103) Без аларның әйткән сүзләрен беләбез, бәлки аларның гакылда камиллерәкләре әйтер: "Сез дөньяда бер генә көн тордыгыз", – дип. (104) Кыямәт көнендә таулар ничек булыр, дип синнән сорыйлар. Әйт: "Ул көндә тауларны Раббым урыннарыннан кубарып көл кеби очырыр. (105) Соңра ул җирне тигез кылыр, үлән үсми торган итеп. (106) Ул җирдә чокыр һәм калкулыкны күрмәссең. (107) Ул көндә кешеләр, мәхшәр җиренә чакыручы Исрафил фәрештәгә иярерләр, ул чакыручыдан уңга-сулга борылу булмас, Аллаһудан куркып тавышлар йомшарыр, һәм анда сөйләшкән тавышны ишетмәссең, мәгәр бик йомшак сөйләшерләр, колакны сөйләүчеләрнең авызына терәгән хәлдә генә ишетелер. (108) Ул көндә һичкемнең шәфәгате файда бирмәс, мәгәр Аллаһ рөхсәт, биргән кешенеке генә һәм дөньяда вакытта хак сүзләрне сөйләгәне өчен Аллаһ аның сүзеннән разый булган кешенеке генә файда итәр. (109) Аллаһ, кешеләрнең алларындагы эшләрен дә вә артларындагы эшләрен дә беләдер, әмма кешеләр, Аллаһуның үзен дә һәм эшен дә белмәсләр. (110) Ул көндә кешеләрнең йөзләре, һәрвакыт тере вә һәрвакыт барча вөҗүд өстеннән каим булучы Аллаһуга хошугъ итәрләр. Тәхкыйк һәлак булды, Коръән белән гамәл итмичә золымны йөкләгән кеше. (111) Берәү мөэмин хәлендә изге гамәлләрдән кылса, ул кешегә гөнаһын арттырып һәм сәвабын киметеп золым итү куркынычы булмас. (112) Әнә шулай һәрнәрсәне бәян итүче Коръәнне гарәб телендә иңдердек вә ул Коръәндә ґәзаб белән куркытуны күп кабатладык кешеләр ґәзабтан куркып гөнаһтан саклансыннар өчен яки әүвәлге кавемнәрнең хәлләрен бәян итүче көчле вәгазь булсын өчен. (113)