Һәм Самири шул эрегән бизәкләрдән бозау чыгарды, ул бозау сурәтендә бозау тавышы бар иде, һәм Самири вә аның иярченнәре әйттеләр: "Менә бу сезнең вә Мусаның Илаһәседер", – дип бозауга гыйбадәт кыла башладылар, һәм: "Муса бозауның үзенең Илаһәсе икәнлеген онытты, тауга Илаһә эзләп китте", – диделәр. (88) Аллаһ әйтә: "Әйә алар белмиләрме бу бозау, аларга һичнәрсә сөйләмәс, әгәр бозауның үзенә сөйләсәләр, җавап бирмәс, вә аларга файда китерергә дә, зарар китерергә дә кадир булмас." (89) Муса таудан кайтмас борын Һарун әйткән иде: "Ий кавемем, сез ошбу бозау белән бәлаләндегез, зинһар аңа гыйбадәт итмәгез, хакыйкатьтә сезнең Раббыгыз – рәхмәт иясе Аллаһу тәгаләдер, миңа иярегез вә минем әмеремә итагать итегез!" (90) Кавеме Һарунга әйттеләр: "Муса кайткангача бозауга гыйбадәт кылудан туктамабыз". (91) Муса, кайткач, Һарунга әйтте: "Ий Һарун, кавемең бозауга табынып азган вакытта. (92) Миңа иярүдән сине нәрсә тыйды? Югыйсә минем әмеремә карыштыңмы?" (93) Муса ачуланды вә Һарунның сакалыннан тартты. Һарун әйтте: "Ий анамның угълы, сакалымнан тотмагыл һәм башымнан да тотмагыл, алар минем сүземне тыңламадылар, әгәр мин алар белән сугышсам яки аларны ташлап китсәм, алар төрле фиркага бүленерләр дә, Ягькуб балаларын ник аердың дип әйтүеңнән һәм минем сүземне тотмадың, дип ачулануыңнан курыктым". (94) Муса Самиридән: "Ник бозау ясадың", – дип сорады. (95) Самири әйтте: "Ягъкуб балалары күрмәгән нәрсәне мин күрдем, Ул Җәбраил фәрештәдер, аның атының аягы эзеннән бер уч туфрак алдым, ул туфракны утка эрегән бизәкләр өстенә ыргыттым да бозау булды, шулай эшләргә нәфесем яхшы күрде." (96) Муса Самиригә әйтте: "Бар, арабыздан кит, ләкин һичкемгә катнаша алмассың һәм сиңа һичкем килә алмас, дөньядагы ґәзабың өстенә ахирәттә дә сиңа газап вәгъдә ителгән ки, аннан котыла алмассың. Ий Самири, кара минем Илаһәм дигән бозавыңны утта яндырабыз, соңра көлен күккә очырабыз! (Муса Самирине ком сахрәсенә куып җибәрә, шунда зәхмәтләнеп йөреп һәлак була.) (97) Бәлки борчагызның да гыйбадәт кылырга тиешле булган Илаһәгез Аллаһу тәгаләдер, Аңардан башка һичбер Илаһә юк, мәгәр Ул үзе генә. Аның белеме һәрнәрсәдән киң булып, вөҗүдтә бар нәрсәне белеме эченә сыйдырды. (98)