Муса әйтте: "Аларның хәлләрен белмәк Аллаһ хозурындадыр, Ләүхүл мәхфузда язылмыш. Минем Раббым сүзендә вә эшендә һич хаталанмый, һәм һич нәрсәне онытмас. (52) Ул Аллаһ җирне сезгә түшәк кылды, җир өстендә сезгә юллар кылды, вә сезгә күктән яңгыр иңдерде. Аллаһ әйтте: "Яңгыр белән сезгә җирдән күп төрле үсемлекләр чыгардык. (53) Без чыгарган ризыклардан яхшыларын ашагыз, вә хайваннарга яраклысын аларга ашатыгыз! Аллаһуның бу эшләрендә гакыл ияләренә гыйбрәтләр бар. (54) Без сезне җирдән яраттык һәм үтереп янә җиргә кайтарабыз, вә һәм кыямәт булганда икенче мәртәбә сезне җирдән чыгарабыз. (55) Тәхкыйк Без Фиргаунга могҗизаларыбызның барчасын күрсәттек, Фиргаун Мусаны ялганга хисаплады вә аңа иман китерүдән баш тартты. (56) Фиргаун әйтте: "Ий Муса, сихерең белән безне Мысыр җиреннән чыгарырга килдеңме? (57) Әлбәттә, без дә синең сихерең кеби сихер белән килербез, сихерләребезне күрсәтү өчен бер урынга килергә безнең белән синең араңда вәгъдә кыл, вәгъдә ителгән урын һәм вакыт ике якка да тигез булыр, вәгъдәбезгә без дә, сез дә хыйлафлык кылмыйк". (58) Муса әйтте: "Җыелачак көн сезнең бәйрәм көнегез булсын, Мысыр халкы ул урынга төшкә хәтле җыелсыннар." (59) Фиргаун кавеменә кайтты вә хәйләләрен кылды һәм сихерчеләрдән җыйды, соңра сихерчеләре белән вәгъдә ителгән урынга килде. (60) Муса әйтте: "Сезгә һәлакәтлек вә ґәзаб лязем, ялганны Аллаһуга ифтира кылмагыз, Аллаһ сезне үзенең ґәзабы илә һәлак итәр". Аллаһуга ялганны ифтира итүче, шиксез, һәлак булды. (61) Фиргаунның сихерчеләре Мусаның сүзләрен ишеткәч, үзара ихтилаф кылыштылар, кайберләре бу сихерче сүзе түгел диделәр, әгәр Муса җиңсә, аңа иман китерербез дигән сүзләрен Фиргавеннән яшерделәр. (62) Фиргаунга ияргәннәре әйттеләр: "Ошбу ике ир сихерчеләрәдер: алар сихерләре белән сезне җирегездән чыгарырга һәм сезнең хак динегезне артка калдырып үзләренең динен өскә чыгаруны телиләр. (63) Фиргаун әйтте: "Муса белән Һарунга каршы һәрбер хәйлә вә сихерләрегезне җыегыз соңра саф булганыгыз хәлдә килегез. Бүген Мусаны җиңгән кеше изге теләгенә ирешер". (64)