Мин сине пәйгамбәрлеккә ихтыяр кылдым, сиңа вәхий ителмеш сүзләрне ишет! (13) Дөреслектә Мин – Аллаһ, юк коллык кылырга яраклы Илаһә, мәгәр Мин генә, Миңа гына гыйбадәт кыл вә Мине зекер итәр өчен намаз укы! (14) Тәхкыйк кыямәт киләчәк, аның кайчан булачагын яшерүне телим, соңра, вакыт җиткәч, кыямәтне булдырырмын, һәрбер кеше тырышып эшләгән изге эшенең яки явыз эшенең җәзасын алсын өчен. (15) Берәүнең кыямәт көненә ышанмавы һәм нәфесенә ияреп, явыз эшләрне эшләве сине кыямәтнең булачагына ышанудан тыймасын, ул вакытта син һәлак булырсың. (16) Аллаһ, Мусадан сорады: "Ий Муса, синең кулында нәрсә бар". (17) Муса әйтте: "Йә Рабби, кулымдагы нәрсә таягымдыр, шул таягыма таянып йөрим, вә ул таягым белән куйларыма агач яфракларын сугып төшерәмен һәм ул таяктан миңа башка файдалар да бар". (18) Аллаһ әйтте: "Ий Муса, таягыңны ташлагыл җиргә". (19) Муса таякны җиргә ыргытты. Ул таяк җиргә төшү белән корсагында ашыгып йөрүче зур елан булды. (20) Аллаһ әйтте: "Ий Муса, бу еланны тотып ал, курыкма, Без аны әүвәлге халәтенә кайтарырбыз." Ягъни елан Муса кулында янә таяк булды. (21) Инде уң кулыңны сул култык астына сук: ул кулың култыгыңнан чыгар күзне чагылдыра торган булып, үзе зарарсыз булыр – галәмәт синең пәйгамбәрлегеңә икенче галәмәт булганы хәлдә. (22) Бу эшне кылдык синең пәйгамбәрлегеңә олугъ галәмәтне кешеләргә күрсәтмәклегебез өчен. (23) Фиргаун янына барып аны хак дингә өндәгел, ул чиктән тыш азды, хәтта: "Мин Илаһә", – дия башлады. (24) Муса әйтте: "Йә Рабби, күкерәгемне киң кыл залимнәрнең каршылыгына сабыр итәргә. (25) Вә эшләремне миңа җиңел кыл. (26) Вә телемнән төенне чиш, сөйләшүдә тотлыгуымны бетер. (27) Тыңлаган кешеләр сүземне аңласыннар өчен Муса сабый чагында авызына утлы күмер капкан, шул сәбәпле тотлыгып сөйләшә торган булган. (28) Миңа үз әһелемнән бер ярдәмче бир. (29) Кардәшем Һарунны. (30) Аның белән минем куәтемне яки арт тарафымны ныгыт. (31) Вә миңа аны пәйгамбәрлек эшемдә миңа ярдәмче иптәш кыл. (32) Сиңа күп тәсбих әйтмәклегебез өчен. (33) Вә Сине күп зекер итмәклегебез өчен. (34) Тәхкыйк Син безнең хәлләрне күреп беләсең. (35) Аллаһ әйтте: "Ий Муса! Тәхкыйк сиңа сораган нәрсәләрең бирелде. (36) Ий Муса, ошбулар сиңа икенче мәртәбә ингам итүебездер. (37)